Үзара салым: үзебездән никадәр күп җыелса, республикадан тагын да күбрәк акча кайта
22 мартта районның 22 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узачак. Районда мондый чара беренче тапкыр узган елның 6 июлендә үткән иде. Ул вакытта 13 авыл җирлегендә үзара салым җыю турында карар кабул ителде. Дөрес, үзара салым яңа әйбер түгел, халыктан җирле максатларга акча җыю гадәте электән үк яши, әмма...
Бу чараның ни дәрәҗәдә отышлы булуын ачыклау өчен, әлеге яңалыкка беренче булып кушылган, шушы 13 җирлек буенча былтыр узган референдум нәтиҗәләренә тукталырга булдым. Әлеге җирлекләрдә халыктан, гомумән алганда, 908 мең 300 сум акча җыелган. Республикадан шуңа өстәп 3 миллион 283 мең 400 сум бирелгән. Шулай итеп, район буенча үзара салым суммасы барлыгы 4 миллион 191 мең 700 сумга җиткән.
- Акчалар районга кайтты, җирлекләрдә аларны эшкә җигү өчен җирләрнең кардан арчылганын көтәләр, чөнки референдум вакытында күпчелек бу акчаларны зиратларны төзекләндерү, юллар салу, ремонтлау кебек максатларга тотарга дип тавыш бирделәр, - диде безгә авыл җирлекләре буенча юрист Олег Шумилкин.
Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Эльвира Мәрдәнова да үзара салым акчаларының районга килеп җитүен раслады. «Бу акчалар максатчан гына тотыла ала, төзелеш материаллары алырга планлаштырылган бер өлеше авыл җирлекләре тарафыннан файдаланылды, күпчелек апрель аен - җирләр кипкәнне көтә», - диде ул.
Бүген районда һәм җирлекләрдә якшәмбе көнне узачак тавыш бирүгә әзерлек бара. Җирлекләрдәге участок сайлау комиссияләре рәисләре район территориаль сайлау комиссиясеннән сайлаучылар исемлекләрен алдылар, алар шушы көннәрдә авылларда тавыш бирүдә катнашучыларны барлап чыгарга тиеш. Референдум 22 мартта, якшәмбе көнне, иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр узачак. Бу чарада халык салымны җыю, аның күләмен, акчаның нинди максатларга юнәлтелүен, кемнәргә ташламалар биреләчәген хәл итәчәк. Үзара салым суммасы быел да бер кешегә 100 сум калыр дип фаразлана. Ә сайлау бюллетеньнәрендә күрсәтелгән җирле мәсьәләләр - авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, зиратларны тоту, карау, ритуаль хезмәтләрне оештыру, яшелләндерү, төзекләндерүне оештыру, янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чаралар булдыру янына бу юлы тагын ике яңасы өстәлә. Бу - көнкүреш калдыклары, чүп-чарны җыюны оештыру, авыл җирлегендә халыкка ял итү шартлары тудыру һәм күмәкләп ял итү урыннарын төзекләндерүне оештыру. Референдумда катнашучылар үзара салымны җыю, ул акчаларның нинди максатларга тотылуын яшерен тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк. Сайлауда балигъ булган, ягъни 18 яше тулган гражданнар катнаша. Референдумда кабул ителгән карарны җирлектә теркәлеп яшәүчеләр - барысы да үтәргә тиеш була. Теркәлгән дигән сүзгә аерым басым ясарга кирәк. Әлеге җәһәттән бик кызык хәл килеп туа. Үзара салымны шушы җирлектә яшәүче авыл халкы җыя. Ә шәһәрдән кайтып йорт тотучылар, шәп коттедж салучылар читтә кала. Закон буенча үзара салым шушы җирлектә теркәлгән граҗданнардан гына җыела.
- Бу мәсьәләне башкалабыз Казанда үткән муниципаль берәмлекләр съездында да күтәреп карадык. Әмма ул һаман шул хәлендә кала, - диде авыл җирлекләре буенча юрист Олег Шумилкин.
Ольга Гончарова, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы:
- Икътисадый яктан җиңел булмаган хәзерге чорда үзара салым җыю - кирәкле һәм уңай күренеш. Халыктан җыелган акчага республикадан тагын дүрт тапкыр өстәп бирүләре бик әйбәт. Җирле бюджетларда еш кына үтә кирәкле, көн кадагында булган мәсьәләләрне хәл итәргә дә акча җитми. Безнең барыбызның да авылларыбызны төзек, чиста, яшелләндерелгән итеп күрәсе килә. Үзара салым җыю - шушы максатка юнәлтелгән бер чара. Узган референдумнан соң безнең җирлектә халыктан 58 мең сум акча җыелды, республикадан шуңа 184 мең сум өстәп бирделәр. Бу безнең өчен сизелерлек ярдәм булды. Шуңа күрә авыл халкын, райондашларны бу чарага җитди карарга һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырам.
Тамара Белова, Кнәз авыл җирлеге башлыгы:
- Төзекләндерү - безнең җирлек өчен төп мәсьәлә булып тора. Моңа җирлек бюджетында каралган акчалар гына җитми. Авыл халкы үзара салымны Союз вакытларыннан ук җыеп килде. Без 2014 елда да үзара салым буенча референдум үткәрдек, җирлек халкы бик зур активлык күрсәтте, шуның нәтиҗәсе буларак 112 мең 800 сум акча җыелды, шуңа өстәп республикадан 427 мең 400 сум бирделәр. Җирләр кардан арынуга халык референдумда кабул иткән карарларны хәл итүгә керешәчәкбез. Бу - зиратны койма белән әйләндереп алу, Школьная урамына җәяүлеләр өчен тротуар салу.
Бу референдумда да җирлегебез халкын актив катнашырга чакырам, чөнки әлеге чара безнең үзебез өчен кирәк. Халыктан никадәр күп җыелса, республикадан да күбрәк акча кайта. Ә аның кайда, ничек тотылуы турында без җыеннарда хисап тотабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев