Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Кнәз урта мәктәбе укучысы Индира Мәхмүтовага бүләк тапшырды

Татарстан Республикасының Дәүләт Советында «Парламент дәресләре» кысаларында республика бәйгеләрендә җиңеп чыккан яшүсмерләрне бүләкләү тантанасы узды. Чараны мәктәп укучылары матур җыр белән ачып җибәрделәр. Котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. «Татарстанның бөтен мәктәпләрендә дә парламент дәресләрен без алтынчы ел рәттән уздырып киләбез. Моның күркәм традициягә...

Әлеге проект IV чакырылыш Дәүләт Советы эшли башлаганнан, ягъни 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. Шул көннән башлап аны ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы җитәкли. Узган елда гына да балалар рәсемнәре, инша, эссе һәм видеороликлар бәйгесендә 384 мәктәп укучысы катнашты, араларында башлангыч һәм югары сыйныфларда укучы балалар да бар иде. Барлык эшләр дә Дәүләт Советының оешуына 20 ел тулу уңаеннан «Монда законнар булдырыла» исемле темага багышланган иде. V-IX сыйныфларда укучы балалар «Тормышта законнар үтәлеше», «Хакимият минем үземнән башлана», «Депутатка хат» темаларына иншалар яздылар. Ә югары сыйныф укучылары исә үзләрен эссе язуда сынап карады. Шулардан өч эш - «Татарстан Республикасында парламентның үсеш тарихы», «20 еллык тарих» һәм «Әгәр дә мин депутат булсам» дигәннәре жюри тарафыннан иң яхшылар дип табылды. Бәйгедә җиңеп чыккан яшүсмерләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, канун һәм хокук тәртибе комитетының җитәкчесе Шакир Ягудин, шулай ук фән, мәдәният, мәгариф һәм милли сораулар буенча комитет җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева котлады. Җиңеп чыкканнар арасында районыбызның Кнәз урта мәктәбенең V сыйныф укучысы Индира Мәхмүтова (җитәкчесе Айсылу Мәхмүтова) да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТРның яңа дәүләтчелегенә 25 ел