Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Язгы кыр эшләренә Тукай районының «Ирек» хуҗалыгы техниканы ремонтлап, орлык материалын әзерли

Ниһаять, язның беренче аена да аяк бастык. Бу исә район игенчеләренә язгы кыр эшләренә әзерлекне кызулатырга тагын бер этәргеч. Моны алар үзләре дә яхшы белә. Шуңа күрә, хуҗалыкларындагы барлык ресурсларны барлап, булганын төзәтә яки ышанычлы, сынаттырмаслык булсын дип, янә һәр шөребенә кадәр тикшерергә тотына. Чөнки аңлый: ныклы техника язгы кыр...

Рөстәм Хаҗиев хуҗалык биләмәләрендә безне үзе каршы алды. Җитәкче кешенең җил-җил атлавына без дә адымны тизләттек.

- Һәрнәрсәгә күз-колак булырга кирәк. Шәһәргә эш буенча барасы бар иде, көтелмәгән проблема килеп чыкты да шуны хәл итеп йөрдек әле, - диде ул юл уңае белән. - Менә биредә кызлар - Сәкинә Гатауллина, Рузалия Фәттахова, Нәзирә Сабирҗанова орлыкка дигән бодайны калибрлый, аны капчыкларга тутыра, егетләр - Хәмзә Галиев белән Руслан Галиуллин исә шул капчыкларны махсус җайланма белән тегеп, орлыкның сорты, категориясе күрсәтелгән мәгълүмат кәгазен беркетәләр, - дип, Рөстәм Хаҗиев безне орлык складына озата.

«Нишләп үзләренә дигән орлык бодайны капчыкларга тутырып, әллә нинди кәгазьләр беркетеп маташалар икән?» - дип баш ваткан мәлемдә, җитәкче әлеге бодайның заявка буенча Курган өлкәсенә китәсен хәбәр итә. Моннан кала, орлык сорап башка өлкәләрдән дә, республиканың төрле хуҗалыкларыннан да киләләр. Һәм бер дә юкка түгел. «Ирек» җитештерү кооперативы республикада орлыкчылык белән шөгыльләнүче иң яхшы хуҗалыкларның берсе. Мондый хуҗалыкның үзенә дигән орлыкка да кытлыгы юк.

- Орлык материалы белән без тулысынча тәэмин ителгән, - ди хуҗалыкның баш хисапчысы Фәрит Хөсәенов. - Чәчүдә оригинал орлыклар белән генә эшлиячәкбез. Моннан кала, орлыкның анализ нәтиҗәләре дә әйбәт. Бездә «казанская юбилейная» , «экада 66», «раушан», «экада 109» - элита категорияле, «экада 109» - суперэлита категорияле көзге бодай сортлары бар.

Реклама

Орлык материалын әзерләүдән кала, «Ирек»тә тырмалар, культиваторлар, чәчкечләрне тулысынча төзәтеп бетергәннәр. Әлеге вакытта хуҗалык механизаторлары тракторларны ремонтлау белән мәшгуль.

Язгы кыр эшләренә иреклеләр җитәрлек ягулык-майлау материалларын әзерләп, 60 тонна ашлама сатып алырлык акча да күчереп куйганнар. Узган елда җыеп алынган бодай уңышы бәрабәренә хуҗалык 2 пресс-төягеч, 4 чәчкеч, «Белорус -1221», «Белорус МТЗ-82.1» маркалы 3 трактор, яхшы хәлдә булган ДОН-1500 комбайны, 2 орлык чистарткыч машина алганнар. Моның һәммәсе дә язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен ышанычлы нигез. Шөкер, хуҗалыкта техникадан кала кеше көче дә җитәрлек. Сәет, Оргыды авылларыннан биредә барлыгы 47 кеше эшли. Аларның уртача хезмәт хакы - 19218 сум.

- Безнең хуҗалык бары үз көче белән эшләп алынган акча хисабына яши. Терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнүдән кергән табыш хуҗалыкны үстерүгә, планга салынган эшләрне башкаруга юнәлдерелгән. Сатып алынган техника, ягулык, ашлама кебек ресурсларның һәркайсы быелгы язгы кыр эшләрен, чәчүне уңышлы һәм сыйфатлы башкарып чыгуга юнәлдерелгән, - диде безгә хуҗалык җитәкчесе хушлашкан чакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек

2
X