Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге кыр эшләрен өлгер темп һәм югары сыйфат белән алып бара сәйдәшлеләр

Район хуҗалыклары, нигездә, урып-җыюны уңышлы гына төгәлләп, игеннәрдән бушап калган басуларны киләсе ел уңышы өчен әзерләүгә керештеләр. 22 августка райондагы 58283 гектар чәчүлек җирләрнең 18453 гектары, ягъни 32 проценты эшкәртелде, пландагы 40799 гектарның 12000 гектары туңга сөрелде. Туфракны көздән тирәнтен эшкәртеп, ягъни туңга сөреп калдыруның югары уңыш алуның төп алшарты...

Чыннан да, эшне оештыра да, сыйфатына тел-теш тидермәслек итеп эшли дә беләләр сәйдәшлеләр. Кайсы басуга гына күз салма - тракторлар гөрелтесе, ә алар артыннан күпереп калган кап-кара буразналарның күз алдында ишәеп баруы игенче күңеленә өмет, көзге манзарага үтә бер ямь өсти. Хуҗалыкның Мерәс бригадасында 40 елдан артык иген үстерүче, соңгы елларда әлеге коллективны җитәкләүче, шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәт ветераны Мәхдүмҗан Сәгыйдуллин белән әле бер, әле икенче басу янында туктап, өлгер темплар белән җир эшкәртүче механизаторларның эш барышы белән кызыксынабыз. Бүген туңга сөрүдә 7 трактор эшли икән. Куәтле "Маккормик"ны иярләгән Вәсил Зарипов, сыналган К-700, ДТ-75 тракторларын югары җитештерүчән эшләтүче Анатолий Горшков, Наил Гатиуллин, Юрий Колузаев, Владимир Волков, Ирек Ибраһимов, Айдар Гыймазовларның тырышлыгын мактап телгә алды бригадир. "Барысы да тәҗрибәле, булсынга дип эшли торган егетләр, туфракны нормадан тайпылмыйча, җиренә җиткереп эшкәртәләр," - диде ул.

Иске Абдул авылы янындагы басуны К-700 тракторлары белән иңләп килүче егетләрнең кишәрлек башына туктаганын көтеп алабыз. Эш башыннан туңга сөрүне 370 гектар мәйданда башкарып, механизаторлар бәйгесен әйдәп баручы Останково егете Анатолий Горшковтан туңга сөрү нормасы белән кызыксынам. Үз эшенең остасына гына хас олпат җитдилек белән ул мине үзенең куәтле К-700 тракторына тагылган, механизаторлар телендә "чаян" дип йөртелгән 9 корпуслы сабан агрегаты янына алып килә һәм "менә шушы үткен төрәннәр тулысынча батып керерлек тирәнлектә эшкәртәбез, ягъни нормадагы 25 сантиметрдан киметмибез," дип җавап бирә. Анатолий янәшәсендә туңга сөрүче Наил Гатиуллинның да күрсәткече мактауга лаек (387 га), эш сыйфаты югары. Егетләргә уңышлар теләп, Мерәс янәшәсендәге 30 гектарлы басуга юнәләбез. Тәҗрибәле механизатор Фәнис Харисов үзенең МТЗ-1221 тракторына дисклы агрегат тагып, әлеге кишәрлекне көзге чәчү өчен әзерли. Әйләнеп баручы түгәрәк дисклар ваклап-йомшартып киткән җир тип-тигез. Бүгенге көнгә уңган егет 342 гектар җирне әнә шулай бөртекләп, югары сыйфат белән эшкәрткән. Биредә арышны яшел масса өчен чәчәргә җыеналар. Моннан тыш 112 гектарга орлык өчен супер элиталы "татьяна" сортлысын урнаштырганнар. Әлеге эшне Рафил Бәхтияров үзенең К-700 тракторына Кузбасс агрегатын тагып, 1 көн эчендә 17 августта ук башкарып чыккан.

Реклама

Әнә шулай һәр механизаторның, көзге кыр эшләре комплексында эшләүче һәр хезмәтчәннең тырышлыгы, уртак эш өчен янып йөрүе бәрабәренә яулана уртак җиңү. Гомумән, һәр агрочараны алдан күзаллап, технологиясен кабат-кабат тикшереп, табигать шартларын, башка факторларны да исәпкә алып эшләгәнгә, игенчелек технологиясе югары бу хуҗалыкта, күрсәткечләре тотрыклы. Дистә еллар дәвамында элиталы орлык үстереп сату базарында үз урыннарын саклап калу, үз йөзләрен югалтмау - моңа менә дигән дәлил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы кљзге кыр эшлђре

2
X