Якты юл
  • Рус Тат
  • Шартлар нинди генә булмасын, бурычыбыз – табыннарны ризыклы итү

    Хуҗалык елы тәмамланып килә. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Габдулла улы Сабитов белән очрашып, быелгы аграрийлар өчен шактый катлаулы ел нәтиҗәләре турында әңгәмә кордым.

    - Быелгы һава торышы эссе һәм коры килгән җәй авыл хезмәтчәннәре эшенә үзенең төзәтмәләрен керткәндер, иген уңышына шактый зыян салгандыр инде, Хәйдәр Габдуллович?
    - Крестьян гомер-гомергә ачык һава астында эшли. Син ничек кенә хәстәрләнмә, ничек кенә планнар корма, ул үз төзәтмәләрен кертә. Язын бөтенесен энәсеннән җебенә кадәр әзерләнеп, чәчүне үз вакытында үткәрдек. Игеннәр әйбәт тишелде. Әмма айлар буе яңгыр яумау сәбәпле, басуларыбыз сусап, корылыктан яргаланып бетте. Ә бит һәр агрочараны үтәү өчен күпме көч куелды, орлыгын, ашламасын, гербидцидын керттек. Ягулык-майлау әйберләрен, корткычларга каршы препаратларны һәм җир эшкәртүгә тотылган чыгымнарны санасаң, дистәләрчә миллион сумнар югалды дигән сүз. Шундый шартларда да игенчеләребез осталыгы һәм тырышлыгы белән 73 мең тонна ашлык җыеп алдык. Бу элеккеге елларга караганда ике тапкырга ким булса да, үзебезне чәчүлек орлык һәм фураж белән тәэмин итәргә, авыл кешесенең пай җирләренә бирергә җитешле булды. Кайбер хуҗалыклар сатып алынган техниканы бөртек уңышы белән түли алдылар. Алдынгы технологияләрне кулланган «Гигант», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Тукай азык-төлек корпорациясе», хуҗалыклары гектардан 30 центнердан артык уңыш җыя алдылар. Барлык хуҗалыклар, фермерлар урып-җыю эшләрен комплекслы оештырып, көзге чәчүне һәм туңга сөрүне үз вакытында үткәрдек.
    - Корылыклы елны терлек азыгын малларны кышлатуга җитәрлек әзерли алдыгызмы? Аның сыйфаты нинди?
    - Быел сыйфатка аеруча нык игътибар бирелде. Күпьеллык үләннәрне чәчәккә бөреләнү чорында ук чабып, яхшы сыйфатлы бәрән печәне әзерләргә тырыштык. Моңарчы күрелмәгән күләмдә - 12,5 мең тонна хуш исле печән азык утарларына кайтарып эскертләнде. Моннан тыш, 46 мең тонна сенаж, 44 мең тонна силос яхшы сыйфатлы итеп, таптап траншеяларга салынды. Кукурузның уңышы яхшы булды, күп урында сап-сары булып чәкәне өлгерде. Бу исә кукурузның азык сыйфатын арттырды. Яшел массаны чәкәне белән турап, салам белән катнаштырып, силос итеп салдык. «Ирек», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда, «Тукай азык-төлек корпорациясендә» һәм Касакин фермер хуҗалыгында кукурузның гектарыннан 400әр центнер, аннан күбрәк тә уңыш алынды.
    Гомумән, районда һәр шартлы терлеккә 24 центнер берәмлек күләмендә азык туры килә. Бу исә азыкны бәрәкәтле тотып, малларны туклыклы рацион белән ашатып, кышлатып чыгуга тулысынча җитә.
    - Азык яхшы сыйфатлы булгач, «сыерның сөте телендә» дигән әйтем гамәлгә ашырылыр, сөтнең сыйфаты яхшырыр, акча кереме артыр, дигән ышаныч зур бит инде.
    - Шулай. Хөкүмәтебез сөт өчен субсидияләр түли, сыйфатына карата бәяләр артты. Абзарларда эш шартлары яхшыра. Һәр фермада сөтүткәргечләр урнаштырылды. Сөтне югары сыйфатлы итеп тапшыру өчен мөмкинлекләр бар. Алардан тулы файдалану зарур.
    - Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә эре хуҗалыклардан тыш, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар да саллы өлеш кертә. Алар елны ничек төгәлли?
    - Президентыбыз Р. Миңнеханов үзенең Дәүләт Советына еллык юлламасында шәхси формадагы фермаларны үстерүгә зур әһәмият бирде. Бүгенге көндә районыбызда 50 фермер хуҗалыгы, шуның эченнән 17 гаилә фермасы эшләп килә. Шәхси хуҗалыкларда күпләп мал, каз, үрдәк, күркә үстерүчеләр, умарта тотучылар арта. Фермер хуҗалыклары сөт терлекчелеге җитештерүгә махсуслашалар, кайберләре бәрәңге, яшелчә игү белән шөгыльләнә. Әйтик, фермерлар М. Миңнеханов, А. Касакин җитештерүне механикалаштырып югары җитештерүчәнлеккә ирешәләр. Фермер А. Касакин үзе җитештергән сөтне үзендә эшкәртү производствосы ачып, базарга, шәһәр халкына эремчеген, каймагын, сөтен, кортын һәм башка ризыкларын тәкъдим итә башлады. Мондый башлангычларны хуплыйбыз һәм киңрәк җәелдерергә уйлыйбыз. Хөкүмәт программалары нигезендә фермер хуҗалыклары көчәя һәм аякка баса баралар.
    - Бу юнәлештә хуҗалыклар машина-трактор паркын яңа техника белән коралландыру җитештерүчәнлекне күтәрергә ярдәм итәр иде.
    - Хуҗалыклар иске техникадан акрынлап арына баралар. Ел саен мөмкинлекләренә карап, техниканы яңарталар. Югары җитештерүчән чәчү комплекслары, ургычлар, комбайннар, печән төрү агрегатлары кайта. Быел гына Сәйдәшев исемендәге хуҗалык яңа трактор, «Ирек» - комбайн, «Макдон» ургычы, Азык-төлек корпорациясе - печән җыеп төргәкләү агрегаты, «Биклән» - «КамАЗ» машинасы, «Алмаз» - «Полесье» азык әзерләү комбайны һәм башка күп тагылма техника сатып алдылар. Бәрәңге җитештерүче хуҗалыклар җыю, сортларга аеру агрегатлары алып, бу эшләрне механикалаштыруга ирештегез. Шуны гына әйтү дә җитә: чәчү өстендә кырларда 14 комплекслы агрегат эшли. Алар күп эш процессларын башкарып, эшче куллары ихтыяҗны киметә.
    - Шулай да кызу эш өстендә механизаторларга кытлык сизелә.
    - Андый проблема бар. Заманында бай тарихы булган Чаллы училищесы тирә-як районнарга бик яхшы механизатор кадрлар әзерли иде. Менә дигән техник базасы була торып, әлеге белем йортын һәм тагын 6 филиалны яптылар. Бүген Сарман агролицееның ике филиалы гына үз эшен дәвам итә. Аны бик аз кеше тәмамлый. Өлкән яшьтәге механизаторларны алыштырырлык яшьләр юк диярлек. Хуҗалыклар чит республикалардан, районнардан механизаторлар эзләп аптырыйлар. Читтән килгән кеше үзен вакытлы дип саный. Ул авыл малаена үрнәк була алмый.
    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы югары белемле яшь кадрларны урыннарда төпләндерү өчен өч ел буена айлык эш хакына өстәмә рәвештә 5 мең сум һәм берьюлы 100 мең сум акча түли. Шул шарт белән районга узган ел 7 белгеч кайтты. Быел 6 белгечкә заявка җибәрдек.
    - Киләчәккә фаразлар ничек, Хәйдәр Габдуллович?
    - Соңгы еллардагы корылык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ныклыкка сыный. Әмма күңелне төшереп булмый. Җир кешесе һәрвакыт алга карап, өмет белән яши. Бәйрәмебез көнендә һәр авыл кешесенә, игенчегә һәм терлекчегә көр күңел, сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар телим. Табыннарыбыз муллыгына бары тик сезнең фидакарь хезмәтегез белән ирешәбез. Рәхмәт сезгә дип баш иям!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: