Иң якын дустым иремне тартып алды
Әдәби хәзинә

Иң якын дустым иремне тартып алды

Рузалия апа белән чираттагы сәфәремдә, Чаллы-Казан автобусында таныштым. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, әмма күңел хөрлеген, йөз ачыклыгын югалтмаган бу ханымның гомер юлы тоташ сынаулардан гына тора диярсең...

“Кеше гомерен кеше яшәми...”

- Бәхет язган булса, кеше, үз анасыннан калып, үги инәй белән үсми инде ул... Үземнең әнкәй үлгәндә, апага тугыз, миңа җиде яшь иде. Әнкәй мине тапканда ук өзлегеп калган булган. Шул чагында врачлар вертолет чакыртып Казанга җибәрмәкче булганнар, әткәй теше-тырнагы белән каршы төшкән бит. Акча юк, дигән. Бик көнче иде ул, шул да сәбәп булды микән... Тәнендә чыкмаган җаны гына бар килеш әнкәй җиде ел яшәде әле. Ул үлгәч, күп тә үтмәде, әткәй күрше авылдан балалы бер хатынны алып кайтты. Кызы миннән әз генә кечерәк иде. Үги ана – үги ана инде, ишеткәнең бардыр... Эшләтеп теңкәгә тиюе бер хәл, эшләп кеше үлми анысы... Аннан куркып, бәрәңге бакчасында кунган чаклар күп булды. Әз генә ачуы чыкса да, ашатмый теңкәгә тия иде,  чәйнекнең суларына тиклем түгеп, әйләндереп куя торган иде, мәрхүмәкәем... Әткәй белән уртак балалары да кыз иде, шулай дүрт кыз үстек. Әллә ни җылылык булмады арада, яшәдек инде шунда. Әткәй фермада эшли, салырга ярата. Ул исерек көннәрдә үги инәй апа белән мине фермага җибәрә, мал асты чистартырга, тирес түгәргә... Ярты гомер шунда үтте инде, укуның да рәте-чираты булмады. Мәктәптә “шигыреңне ятладыңмы” дип сорасалар, дөресен әйтә  торган идем. “Ятламадым, әткәй урынына эшкә төштем”, ди идем. Безнең ничек яшәгәнне беләләр бит, кызганганнардыр инде, класста утыртып калдырмадылар тагын...

Районга паспорт алырга киткән идем, урап кайтып, авыл башына керүгә, каршыма очраган күрше апа: “Бәй, Рузалия, син өйдә түгелмени? Анда бит сине кияүгә алырга килгәннәр”, дип ушымны алды. Баксаң, үги инәй мине күрше авылда хатыны үлгән ике балалы берәүгә ярәшкән икән, теге калымын да алып килгән, ди. Өйгә дә кайтып тормадым, олы юлга чыгып бастым. Кая барасымны да белми идем, йөк машинасы туктап, шуңа менеп утырдым. Моның Чистайга ниндидер запчастьлар илтеше икән. Чистайда әнкәйнең сеңлесе Фәгыйлә апа яши иде, кире какмас әле дидем дә, шушы шофер белән Чистайга хәтле барырга булдым. Өстемдә җәйге күлмәк, аягымда иске генә чүәк, кесәдә паспорт, ничәдер тиен акча – шушы килеш уналты яшемдә авылдан чыгып киттем мин, сеңлем.

Фәгыйлә апа ярдәме белән  Чистайда авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, тулай торактан урын да бирделәр. Шуны бетергән елны булачак ирем Рәүф белән таныштык. Озак йөрмәдек, өйләнештек. Аның әнкәсе авылда яши иде, яллар җитсә, шунда кайтабыз. Үги инәйдән соң каенана гөлләр кебек күренде күземә, үзе дә мине бик яратты, кызым дип кенә тора иде. Эштән курыкмыйм бит мин, кайткан саен өйне, ишегалдын, мунча-келәтләрне тазартып, балкытып китәм. Бер улыбыз, бер кызыбыз туып, ике бүлмәле фатирга тиенеп, әйбәт кенә яшәп ятабыз шулай. Кешедән артык җиребез дә юк, ким җиребез дә күренми. Ирем эчми, акча туздырмый, акыллы, сабыр гына кеше. Тулай торакта бергә яшәгән иптәш кызым Гадилә безгә килгән саен аһ итә иде: янәсе, бәхет басты сине, Рузалия, ирнең менә дигәнен каптырдың... Югыйсә, үзенең ире дә ипле генә кеше, алар да ике бала үстереп яталар. Яшьлек дуслары дип, бәйрәмнәрдә, ялларда кунакка йөрешәбез – бер дә салып таптарлык җирен күрмим. Алар килгәндә, бер тапкыр каенанам бездә иде. Соңыннан  әйтә бу миңа: бу хатынны өеңә зерә ияләштерәсең, күзендә ат тоягы уйный бит моның, ди...

Бер мәлне ирем күзгә күренеп үзгәрә башлады. Шимбәдә авылга кайтыйк дисәм, кырык сәбәп табып, эшем бар дип, өйдән чыгып китә. Балаларга игътибар кимеде, хезмәт хакы күренми башлады. Мин һаман аны-моны  уйламыйм әле. Бер шимбәдә бу машина белән чыгып китте, мин балалар белән өйдә калдым. Якшәмбе иртән тордым да, туктале, мин әйтәм, әнкәйнең юасы керләре җыелгандыр, инде ничә атна кайткан юк, автобус йөреп тора бит, дидем дә, балаларны киендереп, күчтәнәчен, тегесен-монысын алып, каенанам янына кайтып киттем. Төш турында килеп кердек, әнкәйнең төсе качкан, тәрәзә буенда уйга чумып утыра. Карасам,  самавыры суынмаган да, өстәлендә кәнфите-лимоны дигәндәй, шәһәр күчтәнәчләре. “Әллә берәр кунак кайттымы, әнкәй?” дигәнемә нидер әвәләп кенә җавап бирде. Күрше хатыны кергәнме, күчтәнәчләр белән чәй эчкәннәрме шунда... Гадәтемчә, дөбер-шатыр басып, өй җыештырыйм, мунча юыйм дисәм, мунчасы бүген генә ягылган, кап-кайнар.

Сулы чиләкләремне күтәреп, ишегалдында аптырап басып тора идем, бакча коймасына сөялеп, күрше хатыны кычкыра:

- Рузалия, син әллә диванамы соң? Нәрсәгә дип кайттың инде? – ди бу.

Берни аңламыйм бит әле, каккан казык кебек торам.

- Соң, ирең кичә бүтән хатын белән кайтып, бүген мунчалар кереп, күптән түгел генә китеп барды бит. Син монда аның анасының дөньясын көтеп йөрисең. Әнә, яңа чәчбикәсенең исе китә ди: төн буе шашлык пешереп, бакчада ялашып утырдылар, йокы бүселдереп, китеп бардылар, - ди бу.

Башыма сугып миңгерәүләттеләрмени...

Өйгә керсәм, әнкәй балаларны кочаклап елап утыра.

Икәү калып, хәлне аңлаштык. Баксаң, иремнең Гадиләне ияртеп беренче генә кайтуы түгел икән инде. Әнкәй мескенләнеп, кечерәеп калган, бичара. “Әйткән-сөйләгәнне аңламый, үз улымны үзем бәреп үтериммени”, дип елый. Мин шул чагында ничек йөрәгемне тотып егылмаганмын диген... Кулларым калтырый, йөзем тартыша башлады, гәүдәм камырга әйләнде. Ничек инде, унике ел яшәгән, һич сүзгә килмәгән ирем тора-салып чит хатын ияртеп кайта башласын? Әле кемне диген? Шул унике ел буе аралашып, бер табында ашап-эчкән иптәш хатынымны!

Ахыр чиктә тәки тартып алды иремне Гадилә. Балалар белән миңа ике бүлмәле фатирны калдырдылар, эчен ялангач итеп, икәүләп китеп бардылар. Иң соңыннан алган келәмне дә, суыткычны да калдырмадылар. Ялангач стеналарга карап, ике баламны кочаклап, монда мин калдым, тегендә, ике баласын кочаклап, Гадиләнең ире калды.

Аерылышкач, иремне безнең өйгә якын китермәде Гадилә. Балалар янына да җибәрми иде. “Җибәрмим, өметләнмә дә, алайса, синең белән йоклый ул”, дип елан кебек ысылдаганын онытасым юк. Ике баланы берүзем аякка бастырдым, аталарыннан берәр тиен ярдәм булса... Безгә түгел, үз анасына да юлны онытты, яңа хатын анда да кайтармады. Каенанам авырып урын өстенә калгач, мин тәрбияләп соңгы юлга озаттым, урыны җәннәттә булсын. Бәхиллеген биреп китте әнкәй. Үги инәйне әйтмәдем бит әле, инде байтак еллар үткәч, мине чакырып хат язды бу. Балалар үскән иде инде, бергәләп кайттык. Әткәйне җирләп килгәннән соң, бик озак кайтканым юк иде. Үги инәйне заман чире урынга бәреп еккан, үз хәлен белә иде бичара. Төн буе сөйләшеп чыктык. “Рәнҗеткән чакларым булса, кичер инде, Рузалия”, дип күз яшьләре белән елады. “Булса да онытылгандыр инде, инәй, бер үпкәм юк сиңа”, дидем. И-и, кая онытылсын инде...

Кызымны ток сугып, ул үлгәннән калганда, үзем ярты картайдым. Кул чугыннан кереп, аяк бармакларыннан чыккан иде, бөтен тәне буйлап ток үткән. Бер көндә алтмыш укол гына кададылар, исән калуына врачлар үзләре дә шаккатты.

Байтак еллардан соң гына икенче берәү белән гаилә кордык, болай әйбәт кеше, балалар белән дә уртак тел тапты. Үз аталары исән килеш, күрешми-аралашмый яшәделәр, хәлләре ничек дип ник бер шалтыратсын...

Моннан өч ел элек Гадилә белән Рәүф авариягә очраганнар, Рәүф шунда ук үлгән, хатынын авыр хәлдә бүлнистә ята, диделәр. Аталарын җирләргә балаларны мәҗбүриләп җибәрдем, соңгы тапкыр күреп калыгыз, әтиегез бит ул сезнең, дидем. Күмү мәшәкатьләрен алар ерып чыкты, Гадилә бүлнистә калды.

Шулай үтте инде гомер, берәүгә дә ачу саклаганым юк. Инде Ходай берүк исәнлектән-саулыктан гына аермасын, йөрәкнең тузуын үзем генә беләм. Әле оныкларны аякка бастырырга булышасым бар бит, әз булса да ярдәмем тиеп торганда, тазалык булсын инде берүк. Кеше гомерен кеше яшәми – үзебезгә бирелгәнне матур итеп кенә яшәп бетерәсе иде... 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев