Автобуста ерак юлга чыкканда, сүзгә саран юлдаш кына очрамасын дим мин... Бәхетемә, бу юлы янымда утырган К. дә бик сүзчән ханым булып чыкты. “Безнең якларда булганыгыз бармы, әй кешеләре әйбәт инде”, дип иң башта үзе сораштыра башлады.
Һөнәре буенча әдәбият-сәнгать тирәсеннән шактый ерак торса да, ул өлкәдә дә белмәгән-ишетмәгәне юк икән. Кукмараның һәр шагыйрен, язучысын белә. Мин дә үз чиратымда танылган шагыйрь, язучы Рәшит Бәшәр белән күп еллар бергә эшләвемне әйтеп мактанып алдым, иҗат кичәсен үткәргәндә, аның туган авылы Янилдә гаҗәеп матур бәйрәмдә булуыбызны да әйтергә онытмадым. “Адай авылыннан Д. дигән егетегез бик оста итеп төп башына утыртып китмәгән булса, сезнең районга бер үпкәм булмас иде”, дип уенын-чынын кушып әйтүемә, кашларын өскә чөеп, гаҗәпләнеп куйды. Аларның гаилә тарихын да, әнисе А. ханымны да белә икән, сүз арты сүз китеп, хикәя язарлык кыйсса да сөйләп алды. Шуңа кушып, үз тормышын да бәян итәргә өлгерде.
- Бала-чаганы өфләп үстергән буласың шул аны... Минем уртанчы кызымны әйтәм әле, укырга китте дә, диплом алмас борын кияүгә чыгып куйды. Егете дә үзе кебек чиле-пешле, унтугыз яше дә тулып җитмәгән иде. Атасы белән икәүләп ни ялындык Зәлиягә, кабаланма, балагыз булса, ничек укып бетерерсең, нинди акчага яшәрсез, дип ни тукыдык... Кая барасың, каршы килерсең дә, аннан гомере буе безне гаепләп яшәр – ахыр чиктә риалыкны бирдек инде. Хәлдән килгәнчә зурлап туй ясадык, кодагыйларның өч бүлмәле фатирында бергә яши башладылар. Яшьләрнеке яшьләрчә бит, килешеп бетә алмаганнардыр, өч айдан үзләренә “снимать” итеп, башка да чыгып киттеләр. Кияү таксист булып эшли иде, үз тапканы үзеннән артмады микән, Зәлиягә алай акча чырае күрсәтергә атлыгып тормады. Ул баланың стипендиясе ипи-сөткә генә тотсаң да ничә көнгә җитә дисең... Атасына әйтеп тә, әйтми генә дә акча биргәләп тордым, үз балаң бит, чит кеше түгел. Анысы бер хәл, баштарак әйтмәгән иде кызым – өсте-өстенә кредитка батканнар болар. Әле кирәкле нәрсә алсалар, сүз дә әйтмәс идең: кайда кыйбатлы телефон, кайда спортзалга абонемент ди... Ай саен уч тутырып зарплата алып торсаң ярар иде дә ул... Кияүне таксист дим бит, яз көне үз машинасында эт урынына кыйнап киткәннәр иде үзен. Кич белән ике кешене каядыр алып барган да, тегеләр акча түләгәч, сдача бирәм дип кошелогын тартып чыгарган. Ачкач, тегеләрнең күзенә шундагы акча ташлангандыр инде, йолкып та алганнар, алай гына булса бер хәл, үзен дә тукмаганнар. Кара канга батып, бүлнискә эләкте шулай. Анда хәзер бушлай караучы бармы? Ярый инде, ул чагында кода белән кодагый йөгерде, үз малайлары бит. Әллә шул кыйнаудан акылы мәзәкләнеп калды, әллә холкы шулайрак булып чыкты – берәр нәрсәгә җитди карый белсә! Инде Зәлиянең дә әзрәк күзе ачыла башлады бугай, ул да аптырый. Ире беркөнне үзенең иске машинасын перекупщикларга арзан гына бәягә саткан да, өр-яңа машина алып кайткан! Тагын кредитка, нәрсәгә булсын. Үзе беркайда рәтләп эшләргә теләми, әле машина ремонтлый торган җиргә урнашып караган иде, бераз селкенеп йөргәч, аннан да чыкты. Чыкмый ни, анда бит кулыңны кесәгә тыгып, көнбагыш ашап йөреп булмыйдыр, тотып эшләргә кирәктер... Кем әйтмешли, кыз да булсын аңа, буаз да булсын. Кәттә киенеп, тәти машинада йөрисе килә, акчасы гына күктән яусын иде... Белмим, аптыраган, нишләп бетәрләр. Шуларны уйлап, чәчем агара хәзер. Үземнең ирем бер дә төшеп калганнардан түгел минем, аның соң, өйләнүе дә ничек булды диген. Бергә укыдык, бергә йөрдек, ул армиягә китте, мин институтка үтә алмадым, читтән торып уку бүлегенә язылдым да күрше авылда эшли башладым. Әле ул чакта хат алышу дигән нәрсә бар бит, үлә-бетә хат алышабыз, “сагынам да яратам” инде... Шамилнең әти-әнисе дә, минекеләр дә безне әллә кайчан кияү белән кәләш дип кабул иткән, шаярып, бер-берсен кода-кодагый дип тә йөртәләр. Шамил яз кайтасы иде, шул кышны эшләгән авылымда бер егет белән йөри башладым бит мин. Клубта бергәләп спектакль куеп йөргән идек, башым әйләнде дә куйды. Ринат бик матур җырлый, гармунда уйнавын әйтәсе дә юк. Бер-ике тапкыр озата кайткан иде, шул җитә калды, көн-төн аны гына уйлыйм. Шамилгә нәрсә дип язарга белмим, “мине оныт, башкага гашыйк булдым” дип турысын язар идем – куркам, колакка чалынганы бар бит, үзе белән бер-бер хәл кыла күрмәсен дим. Монда Ринат өйләнешү турында сөйли... Әнкәйләргә әйткән идем, алар өзеп куйды: Шамил кайтып күзгә күренмичә, аның белән барысын да уртага салып сөйләшмичә, туй турында бернинди сүз дә юк! Шамилнең әнисе яныма үзе килде. Гаепләмәде, ачуланмады, “Улым кайтсын, шуңынчы сабыр итегез”, дию белән бетте аныкы да. Июнь башында Шамил кайтып төште. Алай безгә килмәде, күзгә-башка чалынмады. Бер көн, ике көн үтте, күрешкәнебез юк. Мин кая ничек басарга белми тинтерәп йөрим, Шамилне күрәсем килә, и-и, шунда гына аңладым аны ничек өзелеп сагынганымны!.. Түзмәдем, кич энекәшемне клубка җибәрдем, Шамил абыеңны чакырып чыгар, безгә килсен, сөйләшәсе бар, дидем... Әйтергә җыенам бит инде, башка егет белән йөрим, өйләнешергә сүз куештык, димәкче булам... Капка төбенә чыккач, бөтен нәрсә башымнан очты, басып тора минем Шамилем, тәмам чын ир-егет булган. Аны-моны уйламый, нәкъ элеккечә итеп кочагына сыендым. Бер кулы белән читкәрәк этте дә, күземә карап бер генә сорау бирде: “Сезнең берәр нәрсә булдымы?” ди бу. Ринат белән арабызда андый-мондый нәрсә булмаган иде, дөресен әйттем. Шамилемнең тавышын ишетүгә үк мин аны гына яратуымны аңлап алган идем, җүләр димә инде кыз баланы. “Алайса, нигә ашыга-кабалана кияүгә чыгарга җыенасың?” - ди Шамил, минем әткәй кебек кашын җыерып. Анда да дөресен әйттем. “Белмим, мин әйтәм. Чыгасыңмы дигән иде - чыгам дидем...” Егерме яшь бит инде үземә, бу яшьтә әзрәк акыл дигән нәрсә дә булырга тиештер дә соң ул... Шуннан Шамил кулымнан җилтерәтеп тотты да: “Алайса, мин дә сиңа чыгасыңмы дим, миңа да ярар диген”, дип кочаклап алды. “Бездә мунча ягылган, кияү мунчасын шунда гына керербез. Киттек, мулла абзый чапырыш күршедә генә яши, кереп никах укыр”, ди бу. Өстемдә матур күлмәгем булса да, аякта – артсыз башмак, шул кыяфәттә Шамил үзләренә алып китте. Кызымны сүккән булам, үзем дә башсыз булганмын инде, берни уйлау юк, тиле кебек ияреп барам... Кешегә әйтсәң кеше ышанмас – төн уртасында күрше бабай безгә никах укыды шул, кияү мунчасын да кердек. Булачак каенанам кашын-күзен җыермады, “улым үзе беләдер”, дип кенә куйды. Ринат дисеңме? Булды инде әзрәк, тавышланып йөрүләр булды... Ярый әле шул чакта үз акылсызлыгым белән бер булса да акыллы адым ясаганмын, Шамилемә ияреп барганмын димен... Бүтәннәр шикелле, беренче мәхәббәт дип күз яше агызып утырганчы, шул беренче мәхәббәтем белән чөкердәшеп яшәп ятам әле, күз генә тимәсен...
Нет комментариев