Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында һәлакәт: Юл бирмәгән

1 апрельдә кичке сәгать 8 тулганда Яр Чаллы һәм Борды арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә «Гранта» машинасын йөртүче 32 яшьлек хатын-кыз гаепле дип табылган. Ул төп юлдан килүче «Лада Веста»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә әлеге хатын-кыз үзе, «Лада Веста»ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм 53 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. Авариядә гаепле...

1 апрельдә кичке сәгать 8 тулганда Яр Чаллы һәм Борды арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә «Гранта» машинасын йөртүче 32 яшьлек хатын-кыз гаепле дип табылган. Ул төп юлдан килүче «Лада Веста»га юл бирмәгән. Нәтиҗәдә әлеге хатын-кыз үзе, «Лада Веста»ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм 53 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. Авариядә гаепле хатын-кыз шул дәрәҗәдә үз-үзенә ышанган, хәтта куркынычсызлык каешын да эләктермәгән булган.


Нет комментариев