Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүле зыян күрде

26 июль көнне кичке 21.30 сәгатьтә Яр Чаллы – Водозабор –– Олы Шилнә юлының беренче километрында,

ЛИФАН 214801 автомобилендә Олы Шилнә ягыннан хәрәкәт итүче 48 яшьлек ир-егет, юлда йөрү тизлеген дөрес сайламау аркасында, җәяүлене бәрдергән. 54 яшьлек җәяүле, үз чиратында, шулай ук юл йөрү кагыйдәсен бозган -– тәүлекнең караңгы вакытында машина йөрү юлына чыкканда, киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган. Нәтиҗәдә, чигәсе яраланган җәяүле ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылды. 


Нет комментариев