Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында авария: машина йөртүче хатын-кызның аяклары сынган

Каршы юлга чыккан Лада Богдан автомобиле белән бәрелешә . 10 декабрь көндезге 13 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлында 54 яшьлек ВАЗ-2108 автомобилен йөртүче Сарман юнәлешендә барганда, бозлавык булу сәбәпле, каршы як юлга килеп чыга һәм Богдан-211010 автомобиле белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә 42 яшьлек Богдан автомобилен йөртүче хатын-кызның баш мие селкенә, җилкәсе...

Каршы юлга чыккан Лада Богдан автомобиле белән бәрелешә .

10 декабрь көндезге 13 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлында 54 яшьлек ВАЗ-2108 автомобилен йөртүче Сарман юнәлешендә барганда, бозлавык булу сәбәпле, каршы як юлга килеп чыга һәм Богдан-211010 автомобиле белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә 42 яшьлек Богдан автомобилен йөртүче хатын-кызның баш мие селкенә, җилкәсе җәрәхәтләнә , аяклары сына, ул ашыгыч ярдәм хастәханәсенә озатыла, дип хәбәр итә районның ЭЭБнең ЮХИДИ хезмәткәрләре.


Нет комментариев