Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штраф салыну турындагы карарны электрон почтага алу уңайлы

Административ законнар нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәүчеләр өчен, КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча, бурыч суммасы икеләтә арттырыла, яки штрафы булган зат 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла. Бүген...

Административ законнар нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәүчеләр өчен, КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча, бурыч суммасы икеләтә арттырыла, яки штрафы булган зат 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла.

Бүген штрафлар турындагы барлык мәгълүмат дәүләт һәм муниципаль түләүләр системасына җибәрелә. Түләү турында мәгълүмат базада күренмәсә, дәүләт автоинспекциясе түләү башкарылган банкка мөрәҗәгать итәргә куша. Акчаны биргәнче банк хезмәткәреннән мәгълүматның базага барып җитәме, юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк.

Автоинспекция штрафлар турындагы карарларны электрон почтага алуны көйләү иң яхшысы дип саный. Бу очракта штрафны 50 процент ташлама белән түләргә өлгерү мөмкинлеге дә арта. Чөнки ташламалы чор карар үз көченә кергәннән соң нибары 20 көн генә.

Мәгълүматны электрон почтага алуны көйләү өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтының «В помощь водителю» бүлегенә кереп, гариза бланкын тутырырга һәм аны, ИНН һәм транспорт чарасын теркәү таныклыгының күчермәләрен өстәп, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсенә (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5 йорт, 1-10 кабинетлар) җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев