Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Сак булыгыз! Каникул башланды!

Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк. Иң мөһиме - ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан...

Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп уйный аласың. Шушы ял вакыты чыннан да ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.

Иң мөһиме - ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.

Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.

Машинада йөргәндә 12 яшькәчә булган балалар махсус автокреслоларда утырырга тиешләр. 12 яшьтән соң исә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәк.

Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.

Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!

Фото gants.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев