Юл хәрәкәте иминлеге

Рейдлар атна саен үтә

Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә узган атнада үткән рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 77 административ беркетмә төзелде. Тәртип бозучыларның күпчелеге, ягъни 26сы - тизлекне раттыручылар, 11е - куркынычсызлык каешын такмаучылар. Машинасының дәүләт номерлары укылмаган 17 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган тәрәзәләр белән йөргән 7 кешегә...

Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә узган атнада үткән рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 77 административ беркетмә төзелде. Тәртип бозучыларның күпчелеге, ягъни 26сы - тизлекне раттыручылар, 11е - куркынычсызлык каешын такмаучылар. Машинасының дәүләт номерлары укылмаган 17 йөртүчегә, нормадан артык каралтылган тәрәзәләр белән йөргән 7 кешегә штраф салынды, шулай ук 5 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суд приставлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен түләнмәгән штрафлары булган 12 бурычлының өенә чыктылар һәм кисәтү калдырдылар.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев