Быел юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 кешегә күбрәк.
Быелның алты аенда Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 151 кеше, шул исәптән 6 бала, һәлак булган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, быел юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26 кешегә арткан. Кичә генә республика юлларында булган аварияләрдә дүрт кеше гомере өзелгән.
Шулай ук ел башыннан юл-транспорт һәлакәтләрендә 1747 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Фото/ ТР Дәүләт автоинспекциясенең рәсми каналыннан алынды
Нет комментариев