Чаллыда 6 яшьлек кызны машина бәрдергән
Чаллыда кибет янәшәсендә машина бәрдергән 6 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Рәсми мәгълүматларга караганда, юл-транспорт вакыйгасы 28 июнь көнне көндез Алиш урамындагы 43нче йорт каршында булган. «Лада Веста» йөртүчесе кечкенә кызны бәрдереп китә, нәтиҗәдә бала төрле тән җәрәхәтләре ала. Аны шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып китәләр.
Хокук сакчылары билгеләп үткәнчә, һәлакәттә катнашучыларның гаеп дәрәҗәсе административ тикшерү барышында ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев