Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Үзәк дәваханә хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды

Яр Чаллы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар.

Нормативлар яшь категорияләре буенча билгеләнде. Катнашучылар кыска hәм озын дистанцияләргә йөгерде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, дәваханәнең күпчелек хезмәткәре спорт белән актив рәвештә шөгыльләнә. «Хезмәткә hәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексының сынау нормативларын тапшыру кыенлык китермәде, – диләр табиблар. 
ГТО нормативларын үтәүдә катнашучыларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре, спорт hәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев