Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз белдегең белән дәваланырга ярамый

Уйламаганда бик каты салкын тидердем. Менә үтәр, җиңәрмен дип кем нинди дәва кушса, шуны үтәп, айдан артык вакыт үтте. Бер заман ютәлләү генә түгел, тын ала алмый башладым. Авырганда без янәшәдәге Күзкәй амбулаториясенә барабыз. Тәмам өмет өзелгәч, балалар шунда алып килделәр. Табиб Фәнис Шәйхеләхмәтов, гадәттәгечә, тыныч кына тыңлады, анализлар алдылар....

Уйламаганда бик каты салкын тидердем. Менә үтәр, җиңәрмен дип кем нинди дәва кушса, шуны үтәп, айдан артык вакыт үтте. Бер заман ютәлләү генә түгел, тын ала алмый башладым. Авырганда без янәшәдәге Күзкәй амбулаториясенә барабыз. Тәмам өмет өзелгәч, балалар шунда алып килделәр. Табиб Фәнис Шәйхеләхмәтов, гадәттәгечә, тыныч кына тыңлады, анализлар алдылар. Андагы оешканлык, шәфкать туташларының осталыгы сокланырлык. Больницаның эче, бүлмәләре ялт итеп тора. Диагноз дөрес куелгач, дәвалау башлану белән хәлем уңай якка үзгәрә башлады: температурам нормальләште, тын алуым җиңеләйде, хәл кереп киткәндәй булды. Система алгач, гомумән, процедуралардан соң ятып торырга чип-чиста урын җире бар, тып-тыныч анда. Шәфкать туташлары кат-кат килеп, хәлне белеп, юрганыңны төзәтеп китәләр. Авыру чагында мондый ишарә дә күңелгә сары май булып ята. Авыруым азынган иде, дәвалау да озаккарак сузылды. Баштан ук килгән булсам дип үкендем. Хәзер шөкер, барысы да әйбәт. Йорт-җиремдә эшлим, дөнья көтәм, һәр иртәдә Ходайга шөкер итеп, табиб Фәнис Харрасовичка, шәфкать туташлары Рамилә Газизовага, Флүрә Габдрахмановага, Әминә Заһидуллинага, Люция Шәйхаттароваларга рәхмәт укып башлыйм көнемне. Күзкәй больницасы гына «исән» булсын, күрше тирәдәге барлык авыл халкы күз төбәп шунда бара бит. Мөгаен, монда гына иң тәҗрибәле, илтифатлы шәфкать ияләре эшлидер, дип авыруыннан терелү шатлыгын уртаклаша Боерган авылыннан Гөлфия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев