Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Байларда үткәннәрне искә алдылар

Югары Байлар авылында бәйрәм чарасын имам-хатыйп Харис хәзрәт үзенең догалары белән ачып җибәрде. Аннары яу кырында һәлак булган авылдашлар рухына дога кылдык һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Тантанага җыелганнарны Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев тәбрикләде. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль монтаж барышында сугыш елларына багыш-ланган тетрәндергеч шигырьләр сөйләделәр....

Югары Байлар авылында бәйрәм чарасын имам-хатыйп Харис хәзрәт үзенең догалары белән ачып җибәрде. Аннары яу кырында һәлак булган авылдашлар рухына дога кылдык һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Тантанага җыелганнарны Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев тәбрикләде. Мәктәп укучылары әдәби-музыкаль монтаж барышында сугыш елларына багыш-ланган тетрәндергеч шигырьләр сөйләделәр.

Авылдашыбыз Сәлимә апа солдат боткасы пешерде. Бәйрәмчә әзерләнгән өстәлдә чишмә суыннан куелган самовар чыжлап торды, авылдашлар чәкчәк, бәлеш, коймак белән сыйланды, яу кырында ятып калган әби-бабалары, әти-әниләре һәм туганнары турында әңгәмә корды.

Әлеге бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Әлфия Дөльфануровага, китапханә мөдире Гөлсинә Хаҗиевага халык зур рәхмәтле. Бәйрәмнән барысы да канәгать калдылар, дип яза редакциягә Алсу Хәмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев