Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сентябрь аеннан башлап һәр атнада Яр Чаллыда үткәрелә торган ярминкәләргә чыга. Алар һәр шимбә саен якынча 8-10 млн сумлык товар сата. Фермерларга, шәхси хуҗалыкларга, эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, ярминкәләрдә сәүдә урыннары өчен аренда түләве каралмаган. Ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә, нигездә, ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында уза. Шулай ук...
Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сентябрь аеннан башлап һәр атнада Яр Чаллыда үткәрелә торган ярминкәләргә чыга. Алар һәр шимбә саен якынча 8-10 млн сумлык товар сата. Фермерларга, шәхси хуҗалыкларга, эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, ярминкәләрдә сәүдә урыннары өчен аренда түләве каралмаган. Ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә, нигездә, ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында уза. Шулай ук тукайлылар Южный базарында, Шамил Усманов урамында да сәүдә итәләр. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев