Яңа проект
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча грант бирүнең яңа проектын эшләтеп җибәрәчәкләр.
«Агростартап» программасы август аенда старт алачак. Республикада халыкның җитештергән продукциясен сату һәм кооперативларны үстерү буенча эшне көчәйтергә кирәк дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Проект эш башлаучы фермерларга ярдәм итүне күздә тота. Шуңа охшаш программада республиканың берничә районы катнашкан инде. Әлеге районнар тәҗрибәсен республикага таратып, башка фермерларны да бу эшкә өйрәтәчәкбез, дип ассызыклады министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев