Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк авылы кечкенәләре спорт уеннарында көч сынашты

Туган ягыбызга сагынып көткән җәй аяк басты. Җәй ул бәйрәмнән башлана. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Яңа Бүләк авылы «Сәйлән» балалар бакчасында гөрләп үтте. Нәниләр өчен нинди генә кызыклы спорт уеннары оештырылмады! Алар кашык белән су да ташыдылар, капчык киеп тә йөгерделәр, күз бәйләп җиләк-җимешләр дә җыйдылар, зур...

Туган ягыбызга сагынып көткән җәй аяк басты. Җәй ул бәйрәмнән башлана. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне Яңа Бүләк авылы «Сәйлән» балалар бакчасында гөрләп үтте. Нәниләр өчен нинди генә кызыклы спорт уеннары оештырылмады! Алар кашык белән су да ташыдылар, капчык киеп тә йөгерделәр, күз бәйләп җиләк-җимешләр дә җыйдылар, зур тупларга утырып та сикерделәр. Бәйрәм балаларның дәртле җырлары, кызыклы шигырьләре белән үрелеп барды. Бәйрәм бүләксез дә булмый. Нәниләр татлы призларга, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Бу көнне балалар бакчасында нәниләрнең шат авазлары, бәхетле көлүләре тынып тормады. Сабыйларны бәхетле итеп күрү үзе зур куаныч. Аларның балачаклары шатлыкта һәм бәхеттә узсын иде, иң мөһиме - сау-сәламәт булсыннар, кояшлы көннәр юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз, дип яза Яңа Бүләк авылының китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев