Хөрмәтле райондашлар! Яӊа ел белән чын күӊелдән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне юллыйм.
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар! Яӊа ел белән чын күӊелдән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Узып баручы елга нәтиҗә ясасак, ел дәвамында районда зур күләмле эшләр башкарылды.

Хөрмәтле райондашлар!
Яӊа ел белән чын күӊелдән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне юллыйм. 

Озакламый 2025 нче елга аяк басачакбыз. Узып баручы елга нәтиҗә ясасак, ел дәвамында районда зур күләмле эшләр башкарылды: яхшы уңыш үстерелде, төрле объектлар төзелде, аларны төзекләндерү эшләре дәвам итте. Моның өчен без, әлбәттә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, республика хөкүмәтенә рәхмәтлебез.

Авыл җирлекләре, хуҗалыклар узып баручы елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлый. Җир йөзенә сабыйлар аваз сала. Гади генә шартларда яшәмибез, илебездә махсус хәрби операция барган вакыт. Безнең райондашлар да үзләренең гражданлык бурычын үти. Хәммәбезнең дә күңел түрендә йөрткән бер теләк: дөньяларыбыз тыныч булсын да, ир-егетләребез туган якларга исән-сау кайтсыннар, гаиләләрдә - иминлек, балаларыбыз бәхетле үссеннәр. 2025 нче ел илгә-көнгә тынычлык алып килсен.

Ихтирам белән, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев