Хәрби комиссар: «Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциягә тартылмаячак»
Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 30 сентябрендәге 691 номерлы Указы нигезендә хәрби хезмәткә чакыру 2022 елның ноябрь-декабрь айларында гамәлгә ашырылачак. 2022 елның 1 октябреннән хәрби хезмәт вакыты чыккан солдатлар, матрослар сержантлар һәм старшиналар өйләренә кайту өчен азат булалар. Безнең республикада яңа чакырылыш чаралары 2022 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылачак. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль закон тарафыннан чакырылыш төшенчәсе төгәл билгеләнгән һәм ул үз вакытында башкарыла.
Быел армиягә озату 2022 елның ноябрь аеның беренче декадасында булачагы планлаштырылганын . Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы вәкиле тарафыннан болай дип әйтелде: «Булачак чакырылыш чаралары махсус хәрби операция уздыруга бәйле түгел. Элегрәк кебек үк, ул Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм план тәртибендә гамәлгә ашырылачак. Чакырылыш буенча барлык хәрби хезмәткәрләр, белгечлегенә карамастан, бүлекчәләргә җибәреләчәк һәм Россия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урынна
рына җибәреләчәк». Көзен Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәт узу өчен 40ка якын ир-егетне чакыру планлаштырыла, бу узган елның көзге чакырылышына караганда бераз кимрәк. Еш кына ул кайда хезмәт итәргә теләсә, хәрби хезмәткә чакырылучы сайлау турында сорау бирәләр. Сайлаган гаскәрләргә җибәрү турындагы карар хәрби хезмәткә ч а к ы р ы л у ч ы н ы ң сәламәтлек халәте, хәрби-учет белгечлеге буенча әзерлеге һәм һөнәри психологик сайлап алу нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә яраклылыгын исәпкә алып, чакырылыш комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Приоритет тәртибендә хәрби комиссариатларга чакырылыш башында килгән гражданнар карала. Аларга хезмәт итү өчен кораллы көчләр гаскәрләренең төрләренең киң сайлануы тәэмин ителәчәк. Хәрби комиссариат юнәлеше буенча хәрбиисәп белгечлекләре буенча, хәрби хезмәткә чакырылучылар машина йөртү таныклыгы алганда дәүләт пошлинасыннан азат ителәләр. Р о с с и я Президентының 2022 елның 2 мартындагы Указы белән мәгълүмат т е х н о л о г и я л ә р е өлкәсендә эшчәнлек б а ш к а р у ч ы аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүче Россия Федерациясе гражданнарына хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелү хокукы бирелә (бу оешмаларда эшләү чорына). Хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелү хокукына ия һәм
сәламәтлеге буенча яраклы гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмаячак. Алар тиешле кичектереп тору өчен чакыру комиссиясенә генә чакырылачак. «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законда һөнәри белем алганда хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелүне бер генә тапкыр бирү каралган. Бары тик башлангыч белем дәрәҗәсе буенча «бакалавриат» белгечлеге буенча алга таба магистратурада белем алу искәрмә булып тора.. Шулай итеп, югары уку йортларына кергән гражданнар белем алу өчен кичектерелү хокукына ия түгел һәм алар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Шуны да искәртеп үтәсем килә, гражданнарга ординатурада, аспирантурада белем алу өчен бер генә тапкыр кичектереп тору мөмкинлеге бирелергә мөмкин. Хәрби комиссариатларда биналарны дезинфекцияләү һәм армиягә чакырылучыларга Covid-19ка тест үткәрү гамәлгә ашырылачак. Җыелу пункытына килгәч, хәрби хезмәткә чакырылучылар ике тапкыр Covid-19 белән авырмаганлыкка Россия Федерациясе Оборона министрлыгы сынаулары белән тикшереләчәк. Призывникларның җыелма пунктка килүе, дәүләт контракты нигезендә төзек, дезинфекция белән эшкәртелгән, тәҗрибәле машина йөртүчеләр идарә иткән автотранспорт чараларында гамәлгә ашырылачак. Дамир Вәлиев, ТР Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев