Урманга керүгә вакытлыча чикләү куелды
ТРсы Министрлар Кабинетының 2024 елының 14 июненнән булган 424 нче санлы Карары белән Татарстан Республикасында гражданнар белән урманда йөрүгә, транспорт белән урман эченә керүгә чикләүләр кертелде. Ул 14 июннән алып 21 көн дәвам итәчәк. Әлеге чикләүләр Татарстан Республикасының урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнде.
Республиканың урман хуҗалыгы тармагы белгечләре чикләүләр турында кисәтүче аншлаглар урнаштыру, урман юлларын шлагбаумнар белән ябу эшләрен башкарып чыктылар.
«Чикләүләр урманнарда янгын чыгу куркынычының югары класслы булуына бәйле рәвештә кертелде», – дип сөйләде ТРсы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Хәзерге вакытта без янгын чыгу куркынычы булган хәлне күзәтеп тору максатыннан космик, авиация ярдәмендә, җир өстендә мониторингны ныгыттык. Ведомство астындагы учрежденияләрдә тәүлек буена кизү тору оештырылган, шулай ук, ял көннәрендә кеше күп йөри торган урман урыннарында вакытлыча постлар да урнаштырылачак. Гомумән әйткәндә, урман янгыннары турында хәбәр килү белән урыннарга тиз арада чыгу өчен янгын сүндерү чаралары, көчләр – шул исәптән резервтагылары да тулаем әзер».
Альмира Нуртдинова, ТРсы Авыл хуҗалыгы министрлыгы сәркатибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев