Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Умарталыклар паспортлы була

Язга кердек. Табигать уяна барган саен, тереклек дөньясында инфекция таратучы зарарлы микроблар баш калкыту ихтималы да арта. Мәгълүмат чараларында кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары, кош-кортлар арасында төрле йогышлы авырулар таралуы турында хәбәрләр дә ешрак күренә башлый. ТР «Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» бюджет учреждениесе башлыгы Ленар ХӘЙБУЛЛИНның бу уңайдан мал-туар һәм кош-корт асраучыларга, умарта тотучыларга җиткерәсе яңалыклары, киңәш һәм тәкъдимнәре бар.

– Быел Татарстанның барлык умарталыклары паспортлар ала. Аннары паспорт нигезендә һәр умарталыкка шәхси номер биреләчәк. Бу эш январь аенда башланды. Бүгенге көнгә Тукай районында 73 умартачылык паспортка ия булды инде.
Бердәм үрнәктәге документта умартачылыкның хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта күчләренең саны, шулай ук нинди эшкәртү һәм дәвалау чаралары үткәрелүе турында мәгълүмат теркәлә.
Әлеге яңалык узган җәйдә бөтен илгә кагылган күңелсез хәлгә – басуларны химик эшкәртү аркасында умарта кортларының күпләп үлүенә бәйле рәвештә кертелә. Алга таба үзәкләштерелгән мәгълүмат системасы ярдәмендә республикада булган умарталыкларны күрергә һәм умартачыларга кырларны инсектицидлар (үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклаучы препаратлар) белән эшкәртү турында хәбәр итәргә мөмкин булачак. 
Паспорт ни өчен кирәк? Беренчедән, умартачылыкның бар икәнлеген күрсәтә. Бер-бер хәл килеп чыкса, документсыз гына зыянны каплау өчен ярдәм яки субсидия алу мөмкин түгел бит. Икенчедән, бал сатучының продукциясе ветеринария-санитария экспертизасын үтәргә тиеш, сәүдә итү ноктасына шунсыз барырга ярамый. Ә экспертиза үтәр өчен ул теркәлгән булырга тиеш. Аннары, умарта күчләрен күчереп йөрткәндә дә умартачының кулында паспорт булу шарт. 
Бу тәртипләрне умарта тотучылар аңлый, паспорт алуга, теркәлүгә берәү дә каршы түгел. Паспорт алу бик кыйммәткә дә төшми – 160 сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев