Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үлемсез полк» акциясендә 4 меңнән артык тукайлы катнашачак

«Үлемсез полк» акциясенә быел районнан 4100ләп кеше кушылыр дип көтелә. Эре җирлекләрдә райондашларның аеруча күп булуы фаразлана. Мәсәлән, Бәткедә 500ләп кеше чарада катнашыр дип исәплиләр. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр инде бабаларының портретларын әзерләп куйган. Шулай ук бюджет оешмаларында эшләүчеләр бу акциягә актив әзерләнә. Кыскасы, теләгән һәркемгә әлеге чарада катнашу...

«Үлемсез полк» акциясенә быел районнан 4100ләп кеше кушылыр дип көтелә. Эре җирлекләрдә райондашларның аеруча күп булуы фаразлана. Мәсәлән, Бәткедә 500ләп кеше чарада катнашыр дип исәплиләр. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр инде бабаларының портретларын әзерләп куйган. Шулай ук бюджет оешмаларында эшләүчеләр бу акциягә актив әзерләнә. Кыскасы, теләгән һәркемгә әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырыла. Һәр авыл җирлегендә маршрутлар төзелде. Акциядә катнашучылар иң ахырдан Җиңү митингы үтә торган һәйкәлләр янына кайтачаклар.
Теләүчеләргә акциянең башкалабыздагы маршруты да тәкъдим ителә. Катнашучылар анда Карл Маркс һәм Толстой урамнары кисешендә җыелачак. Аннан полк шәһәрнең Карл Маркс, Лобачевский урамнары буйлап барачак, Кара күл паркы каршыннан үтеп, Кремль урамына кайтачак. «Үлемсез полк» юлын Меңьеллык мәйданында тәмамлаячак. Анда халыкны зур бәйрәм программасы көтә.
Казанда маршрут 2 километрдан артыкка сузылачак. Алдан 200 квадрат метрлы Җиңү Байрагы алып барылачак. «Үлемсез полк - 2017»дә катнашырга 100 меңләп кеше теләк белдергән.
Акция турында өстәмә мәгълүмат белән «Үлемсез полк» бөтенроссия хәрәкәтенең рәсми сайтында (polkrf.ru) һәм polkkzn.com Казан сайтында танышырга була. Анда транспарантлар һәм батырларның портретларын ясаучы оешмаларның адреслары да күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев