Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Укучылар судка килде

Татарстан Республикасының мәгариф, фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының суд департаменты арасындагы килешү буенча, «Хокук: «А»дан «Я»га кадәр» дип исемләнүче проект кысаларында район судында мәктәп укучылары белән чираттагы очрашу үтте. Бу юлы суд эше белән якыннанрак танышу, хокук темасын яхшырак аңлау мөмкинлеге Круглое Поле Поселогының 9-11 сыйныф укучыларына тәтеде. 

Тукай районының җәмәгать судьясы Светлана Дарьина, суд консультантлары укучылар белән очрашы, алар белән «Законны белмәү җаваплылыктан азат итми», «Җавапсызлыктан хокук бозуга кадәр» дигән темаларга сөйләшү алып бардылар. Аралашу вакытында судья дөньякүләм юстициянең тарихи этапларына, бүгенге суд системасының эшенә, аңа бәйле яңалыкларга, үзгәрешләргә аерым тукталып үтте. Хокукый тәрбия бирү максатыннан, Светлана Дарьина шулай ук закон алдында җаваплылыкның ничә яшьтән башлануы, нинди административ хокук бозулар өчен яшүсмерләр үзләре, ә кайсылары өчен аларның әти-әниләре җавап бирәчәге турында да сөйләде. Әлеге тема укучыларда кызыксыну тудырды. Алар кызыксындырган сорауларын бирделәр, сәйләшүдә үзләрен актив тоттылар. 
 Очрашу ахырында исә укучылар һәм укытучылар суд хезмәткәрләренә кызыклы очрашу өчен рәхмәт әйтеп, аларга эшләрендә уңышлар теләделәр. 

/Фото Тукай районы судының матбугат хезмәтеннщн алынды
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев