Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзәлми шул йөрәк ярасы

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн без көтеп ала торган бәйрәмнәргә охшамаган. Чөнки бу – газиз балаларын югалткан бик күп аналарның йөрәк ярасын, тол калган хатыннарның сагышларын янәдән кузгата торган сагышлы, моңсу көн. Әйе, әти-әниләре, сөйгән ярлары янына сугыш кырыннан исән-имин әйләнеп кайткан батыр ир-егетләребез дә бик күп. Алар күргәнне күрергә, алар кичергәнне кичерергә язмасын. Алар үзләре дә бу каһәрләнгән көннәрне тыныч кына искә ала алмый, әлбәттә. Без, үз чиратыбызда, аларга бары тик саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, мондый мәхшәрнен яңадан кабатланмавын телибез. Ә бүген без Иске Дөреш авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре инде бик күп еллар элек арабыздан киткән Әфган сугышы ветераны Илгиз Вәлиуллинның әнисе Миңнур апаны, унбиш көнлек сабые белән тол калган хатыны Раушания ханымны очрашуга чакырдык.

Әйе, күңелгә ничектер авыррак очрашу ул. Миңнур апаның төзәлмәс ярасына янәдән кагылган кебек булдык. Хатирәләрен яңартып, күңеле йомшап елап та алды ана. Ә бит улының Әфганга җибәрелгәнен белми дә калган Миңнур апа. Шулай булырга тиеш шикелле, Илгизенең сугышка кергән вакытларын да әкрен генә йомшак тавышы белән сөйләде дә сөйләде ул. Килене Раушания кадерләп саклаган фотоальбомдагы һәр фотоны, тагын бер кат истәлекләргә бирелеп, улының битеннән сыйпаган кебек сыйпый-сыйпый карап чыкты ул. Бу күренешне читтән генә күзәтүе дә күңелгә шулкадәр авыр булды. Ана йөрәге ничекләр тузде икән дә, ничекләр алга таба яшәп китәргә үзендә көч тапты икән?
Очрашуга авылыбызның хөрмәтле кешесе Илназ хәзрәт Мөхәммәтов та чакырылган иде. Хәзрәт Илгиз рухына, сугыш кырларында ятып калган әрвахлар рухына дога кылды, Коръән сүрәләре укыды, Миңнур апаның сүрәләр укуга бик күңеле булды, рәхмәтләрен әйтте. Кичәбезнең нәкъ менә шушы өлеше күңелләребезгә ниндидер жиңеллек иңдерде кебек. Илназ хәзрәтнең моңлы да, аһәңле дә тавышы, күңелләргә үтеп керә торган вәгазе барыбызны да тынычландырып калдырды. 
Очрашу чәкчәкле чәй өстәле артында давам итте. 
Ләйсән Миннәхмәтова, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Ләйсән Миннәхмәтовадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев