Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзергә була, рөхсәт кирәк түгел

Сорау: СНТ (садовое некоммерческое товарищество) территориясендә урнашкан бакча кишәрлегендә даими яши торган йорт салырга буламы? Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә. Дача участогында ял итү өчен җәйге йортлар гына түгел, даими яши торган йорт та салырга була. Аны теркәү өчен төзелешкә рөхсәт кирәкми. Әгәр дә Росреестр милеккә хокукны теркәү өчен...

Сорау: СНТ (садовое некоммерческое товарищество) территориясендә урнашкан бакча кишәрлегендә даими яши торган йорт салырга буламы?

Сорауга җавапны адвокат Әлфия Гәрәева бирә.

Дача участогында ял итү өчен җәйге йортлар гына түгел, даими яши торган йорт та салырга була. Аны теркәү өчен төзелешкә рөхсәт кирәкми. Әгәр дә Росреестр милеккә хокукны теркәү өчен документ таләп итә икән, ул хаклы түгел. Бу турыда Татарстан Республикасы Югары судының 11нче санлы КГ 17-3 билгеләмәсендә ачык әйтелгән.

Хокук бозудан яклану өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, түбәндәге таләпләр сакланырга тиеш:

  • дәгъвә җир кишәрлегенең законлы иясе исеменнән язылырга тиеш;
  • кишәрлектә бакча һәм дача хуҗалыгын алып бару максатлары өчен төзү нияте булу;
  • төзелешнең шәһәр төзелеше, экология, санитария-гигиена таләпләренә җавап бирүе.

Бакча кишәрлегендә чыннан да 66нчы Федераль Законның 1 маддәсе 4нче пункты һәм 2010 елның 30 декабрендә чыккан Минрегионның 849нчы боерыгында расланган «Гражданнарның бакчачылык берләшмәләре биләмәләрендә биналар һәм корылмаларны планлаштыру һәм төзү» кагыйдәләренең 64нче пункты (СП 53.13 330.20 п) нигезендә торак йорт һәм корылмалар җиткерергә мөмкин. Моңа төзелеш өчен рөхсәт кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев