Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының шәфкать туташлары бәйрәмнәрендә тапкырлыкларын сынадылар

Бүген районның медицина учреждениеләрендә эшләүче барлык шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Районның үзәк больницасында, 58 фельдшер-акушерлык пунктында һәм 5 амбулаториясендә бүген 253 шәфкать туташы хезмәт куя. Бу район сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрнең яртысы дигән сүз. Шәфкать туташларының барысы да диярлек югары кавалификацияле. Шәфкать туташлары көне Россиядә 1993 елдан...

Бүген районның медицина учреждениеләрендә эшләүче барлык шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Районның үзәк больницасында, 58 фельдшер-акушерлык пунктында һәм 5 амбулаториясендә бүген 253 шәфкать туташы хезмәт куя. Бу район сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрнең яртысы дигән сүз. Шәфкать туташларының барысы да диярлек югары кавалификацияле.
Шәфкать туташлары көне Россиядә 1993 елдан билгеләп үтелә. Иң гоманлы һөнәрләрнең берсен сайлаган бу белгечләр - табибларның уң куллары, дәвалауның башыннан азагына кадәр пациент белән турыдан-туры эшләүчеләр. Практикадан күренгәнчә, медицина хезмәтенең күп өлеше алар кулы белән башкарыла.
Районның шәфкать туташлары һәр елны һөнәри бәйрәмнәрендә төрле чаралар оештыралар. Быел, әйтик, шаяннар һәм тапкырлар клубында катнашып, медицина ягыннан белемнәрен, осталыкларын, тапкырлыкларын һәм булганлыкларын сынадылар. КВН кичәсе үзәк больницаның актлар залында узды. Тамашачылар - оешмада эшләүче барлык персонал, авыл ФАПларыннан килгән җанатарлар.
Командалар сәхнәгә чыкканчы барлык шәфкать туташларын үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов тәбрикләде. «Сез, чыннан да, авырулар белән турыдан-туры эшләүчеләр. Шуңа күрә дәвалануның нәтиҗәсе күпмедер дәрәҗәдә сезнең алар белән мөнәсәбәтегездән, кәефегездән һәм, ниһаять, елмаюыгыздан да тора. Йөзегез һәрвакыт көлеп торсын, сәламәт һәм шат күңелле булыгыз!» - дип теләде ул.
Үзәк больницаның үзеннән һәм авыллардагы ФАПлардан килгән шәфкать туташлары өч командага бүленеп ярыштылар. Беренче команда үзенә «Шат күңелле шәфкать туташлары клубы» дип исем кушкан. Икенчесе көчле анестезия бирүче препарат исеме белән - «Ультракаин» дип атаган. Өченче команда исә «Пульс» исеме астында чыгыш ясады. 14 шәфкать туташының барысы да оста, җор сүзле. Беренче турда алар үзләрен тамашачыларга таныштырдылар. Җырладылар да, биеделәр дә, эш барышындагы кызыклы хәлләрне дә сәхнәләштерделәр кызлар. Жюри бу өлештә беренче командага - 3, икенчесенә - 4, өченчесенә 5 балл бирде. Икенче турда шәфкать туташлары төрле сорауларга тапкыр җаваплар эзләделәр. Өченче этапта исә кызларга өй эшен күрсәтергә кушылды. Кызлар медицина пакетларыннан күлмәк тә тектеләр, «Елена Малышева»дан ябыгу серләренә дә өйрәттеләр. Шулай итеп, шәфкать туташы гына түгел, артист та булдылар КВНда катнашучылар. Жюри гомуми нәтиҗәләр буенча «Ультракаин»га - беренче, «Пульс»ка - икенче, «Шат күңелле шәфкать туташлары клубы»на өченче урынны бирде.
Чара ахырында үзәк больницаның баш табибы урынбасары Наилә Гессер хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. «Сездән башка медиңина учреждениеләрендә эш бөтенләй бармас иде. Бу һөнәрне бары тик изге күңелле, игътибарлы, кеше бәласенә битараф булмаган затлар гына сайлый ала. Пациентларыгыз да шундый булсын, хезмәтегез бәяләнсен иде. Рәхмәт сезгә!» - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев