Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында зыян күрүчене дәвалау өчен тотылган акча хөкем ителүчедән кайтартыла

Район прокуратурасы җинаятьтә зыян күрүчене дәвалау өчен Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан тотылган акчаны хөкем ителүчедән түләтү турындагы законның үтәлешен тикшерә. Күптән түгел шундый 43 мең сум акчаны фондка кайтаруны сорап, прокуратура җәмәгать судына дәгъва гаризасы җибәрде. Әкрәмов фамилияле тукайлы район судының узган елның 1 августында кабул ителгән карары нигезендә гаепле...

Район прокуратурасы җинаятьтә зыян күрүчене дәвалау өчен Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан тотылган акчаны хөкем ителүчедән түләтү турындагы законның үтәлешен тикшерә. Күптән түгел шундый 43 мең сум акчаны фондка кайтаруны сорап, прокуратура җәмәгать судына дәгъва гаризасы җибәрде. Әкрәмов фамилияле тукайлы район судының узган елның 1 августында кабул ителгән карары нигезендә гаепле дип табылган, ул кеше сәламәтлегенә белә торып зыян китергән. Авыр тән җәрәхәтләре алган зыян күрүче Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасында дәваланган. Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан моның өчен 43 мең сум күләмендә акча бүленгән. Прокуратура дәгъвасыннан соң җәмәгать судьясы бу акчаны хөкүм ителүчедән тулысынча түләтергә дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев