Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай үзәк район хастаханәсендә прививка ясату кампаниясе башланды!

Тукай үзәк район хастаханәсенә 6 айлык балаларны, йөкле хатыннарны һәм медицина хезмәткәрләрен вакцинацияләү өчен «Утрикс Квадри» 2300 доза вакцина кайткан.

Гриппка каршы вакцинаны беренчеләрдән булып медицина хезмәткәрләре алды.

Үзәк район хастаханәсендә шулай ук пневмококк инфекциясеннән саклану өчен «Превенар 13» һәм «Пневмо 23»вакциналары бар. Пневмококк инфекциясеннән иммунопрофилактика хроник авырулар (шикәр диабеты, ияр-кан тамырлары һәм үпкә системасы авырулары) булган пациентлар, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен үткәрелә.

Гриппка каршы вакцинацияне пневмококк вакцинасы белән бер үк вакытта, тәннең төрле өлкәләрендә генә үткәрергә мөмкин.

Вакцинация сәламәтлекне саклауга һәм җитди авыруларны булдырмауга мөһим адым булып тора.

Табиб белән киңәшләшергә һәм вакцинацияне алдан, эпидсезон башланганчы планлаштырырга киңәш итәбез.

«Халыкның башка төркемнәренә вакцинация турында өстәмә хәбәр ителәчәк», – ди район үзәк хастаханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев