Радик Зиннатов Татарстан суд системасының чаңгы ярышлары буенча XII беренчелегендә призер булды. Район суды рәисе мондый ярышларда даими катнаша.
Казанның Мирный поселогында республика суд системасы хезмәткәрләре арасында ел саен үткәрелә торган стартлар узды. Чара физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан оештырылды.
Катнашучыларны Татарстан республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов сәламләде.
Радик Зиннатов үз яшь төркемендә 2 чакрымлы дистанциядә чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә ирешеп, 2 нче урынны яулады, дип хәбәр итә район судының матбугат хезмәте.
Фото: Тукай район суды
Нет комментариев