Тукай районы яңа уку елына әзерләнә!
Кабул итү комиссиясе белгечләр катнашында, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилен дә кертеп, барлык объектларны карап чыкты.
Яңа уку елында парта артына 4976 укучы утырачак, шуларның 520 се — мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Район мәктәпкәчә учреждениеләренә 1705 бала кабул ителәчәк, шуларның 400е быел беренче тапкыр балалар бакчасына юллама алды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төгәл бурыч куйды: мәгариф учреждениеләрендә барлык төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында тәмамланырга тиеш, ә мәктәпләр 1 сентябрьгә тулысынча әзер.
Тукай районында балалар бакчаларыннан алып мәктәпләргә һәм өстәмә белем бирү үзәкләренә кадәр барлык мәгариф учреждениеләрен әзерләү буенча планлы эш алып барыла.
Кабул итү комиссиясе белгечләр катнашында, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилен дә кертеп, барлык объектларны карап чыкты. Уку йортлары тулысынча әдәбият белән тәэмин ителгән, куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән, агымдагы ремонтлар башкарылган.
Кече Шилнә мәктәбе төзелеше тәмамланып килә! Тантаналы ачылыш 1 сентябрьдә була.
Без һәр бала үзен ышанычлы һәм куркынычсыз хис итсен өчен барлык шартларны тудырабыз. Уку процессы заманча стандартларга туры китереп һәм укучыларның индивидуаль ихтыяҗларын исәпкә алып оештырылачак.
Алга, яңа белемнәргә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев