Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Тукай районы халкы! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 1 нче май белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм күңелләрдә якты өметләр уята, илебез халкының татулыгын, бердәмлеген чагылдыра.
Ул район, республика һәм гомүмән, илебез үсешенә өлеш кертүчеләр бәйрәме.
Бу көнне без үз зирәклеге һәм тырышлыгы белән хезмәт куйган ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, яңа һөнәрләрне үзләштерүче яшьләрне сәламлибез.
Тукай районы элек-электән үз халкы белән дан тота. Районыбызда хезмәт сөючән, уңган-булган халык дус-тату гомер кичерә. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән район төрле өлкәләрдә - авыл хуҗалыгы тармагында, сәнәгать, мәгариф, мәдәнияттә яңа үрләр яулый, зур уңышларга ирешә.
Бәйрәм көнендә һәммәгезгә ныклы саулык-сәламәтлек, бәхет һәм яңа хезмәт казанышлары телим.
Хөрмәт белән, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев