Хөрмәтле православие динендәге райондашлар! Сезне иң олы бәйрәмнәрнең берсе - нурлы Пасха котлыйм.
Пасха бәйрәме - борынгы мәдәниятебезне яңарту, халык традицияләренә тугрылык саклавы ул. Бу бәйрәм күңелләребезне иман, шатлык һәм игелекле гамәлләр кылу теләге белән тулыландыра. Күңелләребезгә бердәмлек, сабырлык, шәфкатьлелек, якыннарыбызга карата мәхәббәт кыйммәтләрен сала.
Шушы изге бәйрәм көнендә гаиләләрегездә тынычлык, күңел җылысы, татулык хөкем сөрсен. Һәр йортка муллык һәм иминлек килсен, өйләрегез һәр көнне бәхет, ямь, җылылык һәм сөенеч белән тулсын.
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.
Нет комментариев