Туганлык очрашуы
«Борын-борын заманда, Байлар дигән авылда, яшәгән Хәмәт бабай», – диеп башлап җибәрәсем килә әлеге мәкаләмне.
Әкият түгел, чынлыкта, Хәмәт дигән кеше яшәгән ул авылда. Факия исемле кызга өйләнгән. Тугыз балалары булган. Кызганычка каршы, икесе кыска гомерле булып, дөньялыктан иртә китеп барганнар. Хәмәт бабай белән Факия әби 58 ел иңне-иңгә куеп, матур тормыш юлы үткәннәр. Хәмәт бабай үзе исән булса, аңа 115 яшь булыр иде. Ә менә балалары, оныклары, оныкчыклары Хәмәт бабай рухын онытмыйлар.
Туганнар белән очрашуга, илнең төрле төбәкләрендә яшәүләренә карамый, нигез йортка, бабай каберенә Югары Байлар авылына җыелышып кайталар. Нәкъ шушы җирлектә аларның нәсел җебе башлана да. Араларында тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр дә, урта буын вәкилләре дә, кечкенә сабыйлар да, яшь җилкәнчек тә бар. Тырыш, акыллы, эшсөяр hәм туган җанлы кешеләр чыккан Хәмәт бабай нәселеннән. Туганнар бәйрәмен легендар шәхес бокс буенча дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Айрат Хәммәтов оештыра. Быел да җәйнең ямьле бер көнендә, Хәмәт бабайның 82 дәвамчысын җыйды ул.
Араларында нинди генә hөнәр ияләре юк: табиплар да, хәрбиләр дә, икътисадчылар да, пешекчеләр дә?! Танылган спортчы Айрат Хәммәтовтан кала, бу нәселдә каратэ буенча зур уңышларга ирешеп баручы кыз – Аделина Вәлиева бар. Башта туганнар Хәмәт бабай белән Факия әбиләренең рухыга дога кылдылар. Аннан авылның Сабантуе була торган аланында матур бәйрәм үткәрделәр. Туганнарның сөйләшер сүзләре күп җыелган. Һәрберсе үзләренең күңел түрләрендә саклаган мизгелләре белән уртаклашты. Хәтирәләр дә яңарды, җыр да моң да агылды, уен-көлке дә күп булды. Бар да якын, бар да үз. Кан тарта шулай. Туганнар, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә рәхәтләнеп ял итте, тәм-томнардан сыйланды. Аллага шөкер, туганлык җепләре нык аларның, нәсел көченең тәэсирен сизеп яшиләр Хәмәт бабай оныклары. Күңелле мизгелләрне уртаклашыр, авырлыклар килгәндә бүлешер кан- кардәшләре булу белән бәхетле алар. Бердәм булганда гына нәсел таркалмый, ыру яши. Очрашырлар, киләчәк буыннарына да әйтер сүзләре, ядкарь итеп кадерләп сакланган бай тарихлары, мираслары бар. Гүя ерак-ерактан ата-бабаларының тавышы кайтаваз булып яңгырый: «Тамырларыгызны онытмый яшәгез, оланнар...».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев