Түбән Суыксудан килгән яшь математиклар бөтенроссия олимпиадасын яуладылар!
Яңалыклар

Түбән Суыксудан килгән яшь математиклар бөтенроссия олимпиадасын яуладылар!

Яр Чаллыда «Олимпик» репетиторлык үзәге базасында математика буенча «ЛиС» (логика и счет) Бөтенроссия олимпиадасы узды.

Интеллектуаль ярышларда 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 370 яшь талант катнашты!

Бигрәк тә Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең уңышлары белән сөендерделәр :

I дәрәҗә Диплом – Ралина Шәйхетдинова
II дәрәҗә Диплом – Альмир Вәгыйзов

Бу җиңүләр-сабыйларның тырыш хезмәте, педагогларның һөнәри эше һәм ата-аналарның ярдәме нәтиҗәсе.

Без чын күңелдән яшь математикларыбызны әлеге күренекле казанышлары белән котлыйбыз! Бу җиңү яңа интеллектуаль югарылыкка беренче баскыч булсын. 


Нет комментариев