Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Товарны тулы комплектта китермәсәләр, тукайлыларга кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Редакциягә Биклән авылыннан Ринат Ширгазин шалтыратты: «Яр Чаллыдагы мебель кибетеннән диван сатып алган идек. Сайлап, акчасын көнендә үк тулысынча түләп кайттык. Мебельне үзләре китерергә вәгъдә бирделәр, көнен әйтеп шалтыратырбыз, диделәр. Өч атна көттек, аннары үзебез шалтыраттык. Дүртенче атна дигәндә мебельне ишегалдына алып килеп бушаттылар. Җыя башлаган идек - детальләр җитми....

Редакциягә Биклән авылыннан Ринат Ширгазин шалтыратты: «Яр Чаллыдагы мебель кибетеннән диван сатып алган идек. Сайлап, акчасын көнендә үк тулысынча түләп кайттык. Мебельне үзләре китерергә вәгъдә бирделәр, көнен әйтеп шалтыратырбыз, диделәр. Өч атна көттек, аннары үзебез шалтыраттык. Дүртенче атна дигәндә мебельне ишегалдына алып килеп бушаттылар. Җыя башлаган идек - детальләр җитми. Кибетнең үзенә шалтыратабыз, ләкин безне канәгатьләндерерлек җавап биргән кеше юк. Я менеджер әле бер атна гына эшләвен белдерә, я башка сәбәпләр табалар. Бу очракта безгә нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?» - дип борчыла ул.
Газета укучыбызның соравын без Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллыдагы дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучыларның хокукларын яклау бүлегенә җиткердек. «Әлбәттә, товарны хуҗасына тапшырганда сатучы һәр детальнең булуын тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук мебельнең билгеләнгән вакытка китерелүе дә мәҗбүри. Ринат әфәнде безнең оешмага килсен. Адресыбыз - Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 10/34А йорты. Без кулланучыга претензия хаты төзергә ярдәм итәчәкбез. Бу эш түләүсез башкарыла. Хатка җавапны ун көн көтәсе була. Проблема уңай хәл ителмәгәндә, зыянны кайтару өчен судка дәгъва хаты языла. Кайбер категория гражданнарга, мәсәлән, инвалидларга, безнең юристлар судка хат язарга да ярдәм итә. Андый категориягә кермәсәләр дә, мөрәҗәгать итүчеләргә юнәлешне күрсәтәбез», - дип җавап бирделәр бүлектән.
PS.
Редакциянең Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгатеннән соң бер сәгать үтүгә, Бикләннән Ринат Ширгазин кабат безгә чыкты. «Кибеттән килделәр. Детальләрен дә тапканнар. Биш минутта диванны җыеп та киттеләр», - дип олы рәхмәтен белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев