Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия электрон юл белән рәсмиләштереләчәк

Бүген Татарстанда яшәүче халыкның 65 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. Россия регионнары арасында республика бу юнәлештә беренче урында тора, дип белдерде видеобрифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аеруча актуаль. ТКХ хезмәтләре өчен генә дә аннан 7 млрд 707 млн сум акча күчерелгән. Бу хезмәт өчен...

Бүген Татарстанда яшәүче халыкның 65 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. Россия регионнары арасында республика бу юнәлештә беренче урында тора, дип белдерде видеобрифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аеруча актуаль. ТКХ хезмәтләре өчен генә дә аннан 7 млрд 707 млн сум акча күчерелгән. Бу хезмәт өчен комиссия алынмый башлау татарстанлыларның көненә 120 мең сум акчасы янга калуга китергән.

Порталда 240 төр хезмәтнең иң популярлары - ЮХИДИ штрафларын, балалар бакчасына, ТКХ хезмәтләре өчен түләү, табибка, төрле министрлыкларга һәм ведомстволарга кабул итүгә язылу.

2017 елда җәмәгать судьясына гариза бирү өчен дәүләт пошлинасы түләү, транспортта йөрүгә, аерым категория гаиләләргә ТКХ түләүләренә субсидия рәсмиләштерү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына грантлар бирү кебек яңа төр электрон хезмәтләр кертү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев