Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түгәрәк өстәл янында чернобыльчеләр белән очрашу узды

1986 елда Чернобыльдә булган коточкыч афәт беркайчан да онытылмас. Һәр елны 26 апрельдә без аны искә алабыз, әлеге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтәбез, инде арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләрне яңартабыз. Бүгенге көндә җирлегебездә аварияне ликвидацияләүдә катнашкан 21 кеше, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән ике кеше,...

Очрашу барышында Иске Җирекле авылыннан Җәүдәт Хафизов шул куркыныч көннәр турында сөйләде.

- 1986 елның 26 апреле мәңгелеккә хәтеремдә уелып калачак. Шушы көннән соң тормыш икегә бүленде - авариягә хәтле һәм авариядән соң. Миңа ул вакытта 32 яшь иде. «Иртәнге алтыга килергә», - дигән боерык белән кулга повестка тоттырдылар. Нәрсәгә икәнен аңламаган җиде ир-ат, өйдә хатын һәм балаларны калдырып, юлга чыктык. Башта Казанга килдек, аннары - Оренбург, соңыннан - Белоруссия. Бер ай дәвамында уку полигонында радиация белән эш итәргә өйрәткәч, нигә килгәнне аңладык. Аннары инде Чернобыльнең үзенә, җимерелгән өемнәрне сүтәргә килдек. Биредә фантастик фильмдагы кебек, шәһәр урамнары бушап калган. Планлы, әмма куркыныч эшләр башланды. Без махсус киемнәр киеп эшләдек. Ләкин радиация фоны бик югары булган урыннар да бар иде. Анда берничә минуттан да артыграк торырга ярамый иде. Без 40ар кеше басуда палаткаларда яшәдек. Бирегә килеп, берничә айдан соң үлүчеләр дә булды. Мин 6 ай дәвамында биредә булдым. Аллага шөкер, ул вакытта радиация әҗәле мине урап үтте, хәзер генә сәламәтлеккә зыяны сизелә. Күп кенә чернобыльче танышларым якты дөньядан китте. «Опасная зона» сүзләре күңелдән мәңге чыгасы юк, - диде ул.

Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакәт китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация куркынычыннан алып калган райондашларыбыз алдында без чиксез бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев