Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телефон аферистлары 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган

Аферистлар аңа моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә иткән.

Телефон аферистлары 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә пенсионер әби полицейскийларга, аңа бер атна дәвамында билгесез кешеләр шалтыратып, моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә итүләре хакында сөйләгән.

Җинаятьчеләр аннан, имештер, чыгымнарны каплау өчен билгеләнгән акчаның күпмедер өлешен таләп иткән. Нәтиҗәдә, әби мошенникларга 710 мең сум акча күчергән.

Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев