Яңалыклар

Татарстанда Зәй районындагы фаҗига белән бәйле рәвештә матәм көне игълан ителә

13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла Зәй районында булган фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителәчәк. 13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте аркасында Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла. Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында...

13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте белән бәйле рәвештә Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла

Зәй районында булган фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителәчәк. 13 кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте аркасында Татарстанда күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

Бүген 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң, "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый.

Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән.

"Татар-информ"


Нет комментариев