Татарстанда бүген 28 градуска кадәр җылы, урыны белән томан көтелә
8 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Бүген Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.
Җил көньяктан, көн дәвамында көньяк-көнбатыштан исәчәк, секундына 5–10 метр тизлеккә җитәр дип фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре фаразынча, бүген һаваның минималь температурасы төнлә +11..+16˚ тәшкил итәчәк, көндез максималь температура +23..+28˚ градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев