Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә
Яңалыклар

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре турында кисәтә.

Татарстан синоптиклары алдагы ял көннәренә  кар, көчле җил, буран фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава, урыны белән кар, буран көтелә. Җил көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Төнлә -7..-12 градус, аязганда -16 градуска кадәр салкын. Көндез -2..-7 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре. 

25 ноябрьдә шулай ук болытлы һава, кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә -3..-1 градус салкын. Көндез -1..-6 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев