Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана
Яңалыклар

Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак.

Татарстан территориясендә уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Хәер, көндез ул вакыт – вакыт көчәячәк һәм секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +14 тән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Барыннан да элек, төбәкнең көньягында, көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында җылырак булачак.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев