Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы буенча беренче кредитлар хупланды

Беренче бирелгән кредитларның гомуми суммасы 12 105 000 сум тәшкил итә.

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россельхозбанк» АҖ, беренчеләрдән булып, Лаеш районында төзелә торган «Южный парк» торак комплексында фатир сатып алу өчен ташламалы ипотека кредитын раслады. Биредә тугыз йорт файдалануга тапшырылган инде, балалар бакчасы да бар. торак комплексы авыл җирлегендә дип саналса да, фактта исә ул Казан үзәгеннән 17 минут ераклыкта гына урнашкан.

Татарстан Республикасының авыл территорияләрендә алты гаилә кредит акчаларына торак йортлар һәм күпфатирлы йортта фатирлар сатып алалар. Беренче кредитлар Актаныш районының Актаныш авылында, Тәтеш районының Тәтеш шәһәрендә, Кама Тамагы районының Кама Тамагы тора пунктында, Лаеш районының Усады авылында торак сатып алу өчен бирелде.

Реклама

3 мартта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеделәр. Шулай итеп, Россельхозбанк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында ташламалы авыл ипотекасы бирүдә катнашучы беренче банк булды.

Кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1% проценттан 3 процентка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була. Авыл территорияләре өчен ташламалы кредит күләме 3 млн.сум тәшкил итә.

Бүгенгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында алдан килештерү реестрына кертү һәм хуплау өчен төбәк халкыннан 1,2 млрд сумга 559 гариза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X