Татарстанда җәй
Гармония һәм актив ял
Татарстанда җәй – җылы көннәр генә түгел, ә җанлы аралашу, спорт һәм иҗат вакыты да.
Иштерәк авыл җирлегендә күршеләрне берләштерер өчен ишегалдында табын әзерләү дә җитә икәнен исбат иттеләр. «Кичке очрашу» кысаларында, халык хуш исле чәй эчәргә җыелды, үз ишегалды тарихын искә төшерде, яңалыклар белән уртаклашты һәм җылы атмосфера белән ләззәтләнде. Мондый мизгелләр кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыта һәм гади ишегалдын һәркем үзен өйдәге кебек хис итә торган урынга әйләндерә.
Ачык һавада – йога күнекмәләре
Ә Новотроицкое авылында хәтта яңгыр да йога белән шөгыльләнү өчен киртә булмады. «Солнечный» паркында тәҗрибәле инструктор Римма Мәүләтова җитәкчелегендә хатха-йога буенча күнегүләр узды. Катнашучылар табигать энергиясе белән тулыландылар, иң мөһиме – һава торышы түгел, ә кәефнең дөрес булуын исбатладылар.
«Йога – ул бер үк вакытта күңелдә һәм тәндә гармония», – дип тәэсирләре белән уртаклаша катнашучыларның берсе. Ә күпләр хәзер йога аларның тормышының бер өлеше булачак, ди.
Озак яшәү серләре
«Алтын еллар – Золотые годы» проекты кысаларында, Калмия авылында өлкәннәр белән очрашу узды. Алар озак яшәү серләре, хәрәкәтнең әһәмияте турында фикер алыштылар һәм җирле ветераннар клубының уңышлары белән уртаклаштылар. Китапханәдә пластилинография белән шөгыльләнү аеруча кызыксыну уятты – бу иҗат кына түгел, ә эмоциональ халәтне яхшыртуның менә дигән ысулы да.
Күңелле уеннар һәм өмә оештырдылар
Новотроицкое авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Дружный» ТИҮ активистлары саф һавада күңелле уеннар оештырдылар. Бадминтон, эстафеталар, команда рухы – болар барысы да чын бәйрәм рухы тудырды. Ә уен тагын да күңеллерәк булсын өчен, катнашучылар өмә оештырдылар.
Йөзъеллык паркында һәркем шөгыль таба ала
Иске Ерыклы авылында «ТАССРның 100 еллыгы» паркында «Музыкага хәрәкәт итәбез» дигән матур программа узды. Балалар уеннарда, биюләрдә һәм конкурсларда катнашты, парк шаян, яңгыравыклы көлү белән тулды. Бу урын күптән инде барлык яшьтәге кешеләр өчен җәлеп итү үзәгенә әверелде, анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала.
Спорт һәм куркынычсызлык бәйрәме
«Ромашка» балалар бакчасында (Новотроицкое авылы) «Яшел дулкын» мавыктыргыч спорт ярышлары узды. Балалар Җиңү өчен дәртләнеп көрәштеләр, ә аларның яңгыравыклы көлүләре һәм шатлыклы хисләре чын-чынлап бәйрәм рухы тудырды.
«Ромашка»да тәрбияләнүчеләр үзләренең чын команда икәнлекләрен исбатлап, җиңү яуладылар!
Икенче урынны «Лебедушка» («Татарстан» поселогы) һәм «Колосок» балалар бакчалары (Кече Шилна авылы) бүлеште.
Өченче урынны «Солнышко» балалар бакчасы (Сосновый Бор) тәрбияләнүчеләре алды.
Уен кысаларында балалар мавыктыргыч формада юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, ә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУдан килгән бүләкләр аларга киләчәктә дә юлларда игътибарлы булырга ярдәм итәчәк.
Мондый бәйрәм озакка истә калачак – ул балаларга шатлык, бердәмлек һәм үз көчләренә ышаныч бүләк итте!
Татарстанда җәй - көн саен вакыйгалар, аралашу һәм шатлык тулы вакыт. Монда алар дуслаша, спорт белән шөгыльләнә, иҗат итә һәм үзләре һәм башкалар белән гармониядә яши ала. Димәк, кушылырга вакыт!
Миләүшә Хөсәенова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев