Бүген, 5 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.
Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгыр булуы ихтимал, көндез боз яварга мөмкин. Иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 м/с кадәр көчәергә, ә яшен вакытында 15–20 м/с җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10…+15 градус тәшкил итәчәк, көндез +22…+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев