Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан» совхозы поселогында балалар тарихны онытмаска вәгъдә иттеләр

«Татарстан» совхозы поселогында ул көнне иртәдән үк музыка уйнады. «Отвага» яшүсмерләр клубы егет-кызлары сакта торды, дип яза урындагы хәбәрчебез Тамара Тузеева. «Митингны җирлек башлыгы Тамара Белова ачты. Бәйрәмдә үз теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина, «Кама-Бекон» җәмгыяте генераль директоры Равил Сәфиуллин, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, КФХ...

«Татарстан» совхозы поселогында ул көнне иртәдән үк музыка уйнады. «Отвага» яшүсмерләр клубы егет-кызлары сакта торды, дип яза урындагы хәбәрчебез Тамара Тузеева. «Митингны җирлек башлыгы Тамара Белова ачты. Бәйрәмдә үз теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина, «Кама-Бекон» җәмгыяте генераль директоры Равил Сәфиуллин, ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, КФХ башлыгы Таһир Хөрмәтуллин җиткерделәр.

«Үлемсез полк» акциясен дә поселокта бик күпләр күтәреп алды. Һәр авылдагыча, биредә дә мәктәп укучылары, бакча балалары әби-бабайларына эчтәлекле концерт бүләк иттеләр, үткәннәрне сакларга, тарихны онытмаска вәгъдә бирделәр. Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң һавага тынычлык күгәрченнәре очты. Ахырдан Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловны котларга өенә бардык», - дип хәбәр итә Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев